Баланы мәктәпкә әзерләү күпме тора?
Мәктәп каникуллары белән бергә җәй дә тәмамлану алдында. Балалар тиздән парта артларына дәресләргә утырачак.
Укучыны мәктәпкә әзерләү – гади бурыч түгел. Финанс мәсьәләсе аеруча актуаль. Укучыны бу чорга җыендыру елдан-ел кыйммәтләнә бара.
Балаларны әзерләүнең иң кызу вакыты август аена туры килә. Яңа уку елы башланыр алдыннан без Базарлы Матакта яшәүчеләрдән аларның уллары һәм кызлары мәктәпкә барырга әзерме, уку әсбаплары, кием-салым, кирәк-яраклар – барысы күпме суммага төшкәнен сораштырдык.
Гөлчәчәк Черникова:
– Безнең өч балабыз бар, шуларның 2се – студентлар, ә кече кызыбыз гимназиянең 2 нче сыйныфына барачак. Һәм хәзерге вакытта без яңа уку елына әзерлек белән мәшгуль.
Букча, аның эчендәге барлык вак-төяк, мәктәп формасы, аяк киеме, башка киемнәр... – барысы да кирәк! Узган ел беренче сыйныфка барганда, кызга форма алган идек, ә быел яңаны алмыйча булмый, чөнки былтыргысы кечкенә. Балалар тиз үсә. 3 мең сумга канцелярия кирәк-яраклары сатып алдык.
Яңа мәктәп сумкасы – шулай ук арзанлы шатлык түгел. Тагын берничә пар аяк киеме, эш дәфтәрләре һәм башка нәрсәләр кирәк. Барысы да кыйммәт! Ничек кенә булмасын, быел бер балага чыгымнар 20 мең сумнан да ким түгел.
Лилия Хәлилова, Базарлы Матак:
– Быел кызыбыз – 1нче, улыбыз 4 нче сыйныфка укырга бара. Укулар башланырга санаулы гына көннәр калса да, әлегә кызыбызга сарафан гына сатып алынган. Аның бәясе – 5 мең сум. Букчасы да бар. Аны район мәдәният йортында бушлай тапшырдылар. Улыбызга да букчаны алмыйбыз, узган ел кулланганы яхшы хәлдә. Хәзер баланы мәктәпкә киендерү кыйммәт. Аяк киеме, кроссовки, спорт киеме, уку кирәк-яраклары – барысы да кирәк, ә алар арзан түгел. Шуңа бер укучыны мәктәпкә әзерләү, кимендә, 20 мең сумга төшә, дип уйлыйм.
Лилия Шәфикова, Алсу Закирова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев