Балтач районында Эчке эшләр бүлекчәсенең яңа җитәкчесе билгеләнде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге башлыгы итеп Фанис Газизуллин билгеләнде.
Аны коллективка Татарстан ЭЭМ җитәкчесе урынбасары Алексей Завгороднев таныштырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция подполковнигы Фанис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан хезмәт итә. Аның профессиональ эшчәнлеге Балтач районы белән бәйле – төрле елларда ул җинаять эзләү бүлегендә һәм участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләгән. Яңа билгеләнүгә кадәр ул Россия ЭЭМнең Балтач районы бүлеге башлыгы урынбасары – полиция башлыгы вазыйфасын башкарган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев