«Барс»та хезмәт итүчеләр нинди ярдәм ала?
Әлки һәм Спас районы хәрби комиссариаты ир-егетләрне армия сафларына чакыру, хәрби учет булдыру, яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләү буенча зур эш алып бара.
Бүген без аның җитәкчесе Марат Гыйльметдинов белән яңа проект – РФ Саклану министрының “БАРС” (Боевой Армейскиий Резерв Страны) резервы турында сөйләштек.

– Марат Хәйдәрович, армиягә чираттагы чакырылыш алдыннан без, гадәттә, яшь егетләр турында сүз алып барабыз. Әмма бүген сез бөтенләй башка гражданнарга – элек солдатта булучыларга, ветераннарга һәм запастагы офицерларга мөрәҗәгать итәргә телисез. Бу ни белән бәйле?
– Әйе, сез хаклы. Бүген сүзебез – тыныч тормышта үз хезмәт урыннарын тапкан, шул ук вакытта күңелләрендә сугышчы рухы сүнмәгән ир-атлар өчен. Алар: офицерлар, прапорщиклар, сержантлар, запастагы солдатлар, шулай ук көч идарәчелекләре һәм Саклану министрлыгы пенсионерлары.
Проект запастагы офицерлар, сержантлар һәм солдатлар өчен
– Алда саналган гражданнар катнашу соралган “БАРС” проекты турында тулырак сөйләсәгез иде?
– Әлеге проект илнең сугышчан армия резервы булдыруны максат итә. Ул безнең якташларга үз амбицияләрен тормышка ашыру, күнекмәләр күрсәтү, җәмгыятьтә танылу, иң мөһиме, Ватанга чынлап торып файдалы булу һәм шул ук вакытта үз хезмәт урыныңны саклап калу мөмкинлеге бирә. РФ Саклану министрлыгы әлеге проектны кул астында өйрәтелгән резерв булсын өчен әзерләде.
Хезмәт урыны саклана, эш хакы түләнә, өстәп акча бирелә
– Күпләр резерв белән килешү төзегән очракта, моңарчы эшләгән урынны югалтырмын, дип курка. Шулай фикер йөртүчеләргә ни дип әйтер идегез?
– Киресенчә, бу даими эш урынын сакларга ярдәм итәчәк, хезмәт хакы да түләнәчәк. Моннан тыш, дәүләт предприятиегә хезмәткәрнең хәрби җыенга киткән вакыты өчен уртача хезмәт хакы чыгымнарын каплаячак. Ягъни эш бирүче дә, резервта катнашучы да акчасын югалтмаячак.

–Резервта катнашкан өчен, акча түләнәчәк, дип әйтәләр. Бу турыда да аңлатып китсәгез иде.
– Беренчедән, резерв белән килешү төзегән өчен дә, хәрби дәрәҗә һәм вазифага карап, ай саен 3 мең һәм аннан артыграк сум акча күчереләчәк. Икенчедән, өйрәнүләр дә түләүле. Гадәттә, хәрби җыеннар өч тәүлек дәвам итә. Шул вакыт өчен солдат һәм сержантларга – 5 мең сум, офицерларга 10 мең сумга кадәр акча бирелә. Әмма төп түләүләр хәрби җыеннар яисә өйрәтүләрдә ел саен катнашкан өчен күчерелә. Мондый бер айлык җыеннарга бару солдатка – 35 мең сумга кадәр, ә офицерларга 60 мең сумга кадәр керем китерәчәк. Шул ук вакытта төп эш урынындагы хезмәт хакы да саклана бит!
– Ә йөкләмәләр һәм сәламәтлек мәсьәләсен дә кузгалтсак? Запастага һәркем дә 20 яшьлек чактагы кебек түгел бит.
– Бу як та уйланылган. Резервка солдат һәм сержант буларак – 52, кече офицерларга – 57 яшькә кадәрге һәм өлкән офицер буларак 62 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Сәламәтлек буенча хәтта “Б” (сәламәтлектә җитди булмаган тайпылыш) һәм “В” (чикләнгән яраклы) төренә кертелүчеләр дә алына. Килешү вакыты – 3 яисә 5 ел. Әмма мин шуны ассызыклап әйтәм: проектта катнашу физик яктан ныгырга, заманча техниканы һәм үзенчәлекле корал төрләрен кулланырга өйрәнү мөмкинлеге бирә.
Өстәмә өстенлекләр: бушлай белем, офицер дәрәҗәсенә күтәрелү

– Акчадан тыш, практик файда бармы?
– Югары белем булган очракта, ул офицер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта ул бушлай белем алу да бит. Резервта катнашучылар кабат әзерлек алырга яисә Россиянең 35 танылган вузларында 159 гражданлык белгечлекләре буенча укый ала.
– Әлки һәм Спас районы кешеләренә “БАРС”ка ничек итеп язылырга? Эшне нидән башларга?
– Барысы да бик гади. Яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка барырга, резервка кабул итүне сорап, гариза язарга. Үзең белән түбәндәге документлар: 9х12 үлчәмле фотография; ике нөсхәдә автобиография (берсе кулдан язылу мәҗбүри); паспорт, хәрби билет, туу, өйләнешү һәм балалар турындагы таныклыклар, белемне дәлилләүче документлар, хезмәт кенәгәсе күчермәсе; соңгы эш урыныннан бәяләмә алып килергә, анкета тутырырга (бланк комиссариатта бирелә) кирәк.

– Һәм соңгысы. Бүгенге көндә резервта катнашу турында уйланып йөрүче газета укучыларыбызга ни әйтер идегез?
– “БАРС” ул – бурыч түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, өстәмә керем һәм белем алу, сүздә генә түгел, ә гамәлдә үзеңне сакланган итеп тою мөмкинлеге. Без сезне хәрби комиссариатта көтеп калабыз. Илебез резервы көчле булырга тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев