Базарлы Матак үзәк хастаханәсе тулысынча төзекләндерелгәч, ишекләрен ачты
13 сентябрьдә Базарлы Матакның тулысынча төзекләндерелгән һәм күләмле үзгәртү эшләре башкарылган дәваханәдәге эшнең үтәлешенә район башлыгы Александр Никошин бәя бирде.
Ремонт эшләре “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау тармагының беренчел баскычын модернизацияләү” федераль программасы кысасында башкарыла. Төзекләндерү эшләре подвалдан башлана. Беренче, икенче кат заманча таләпләр туры китерелеп үзгәртелә. Бүлмәләр урнашкан урыннар үзгәртелеп, беренче кат тиз арада ярдәм күрсәтү урыны буларак эшләнелә. Икенче катта исә тар белгечлекләр, диагностика бүлмәләре урын ала.
Район башлыгы Александр Никошин башкарылган төзекләндәрү эшләрен карап, югары бәя бирде.
– Бина төзекләндерелде, барысы да чиста, матур, бүлмәләр якты. Яңа җайланмалар кайтты, табиблар өчен бар шартлар да тудырылды. Алардан дөрес билгелмә куеп, эшләрен сыйфатлы башкаруларын, авыруларны башлангыч чорында ук ачыклап, ярдәм итүләрен көтәбез, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев