Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасы балаларга солдат киемнәре сатып алды

Базарлы Матакның “Каенкай” балалар бакчасы Бөенроссия күләмендәге “Алдынгылар хәрәкәте”ннән булган грантлар бәйгесендә катнашып, җиңү яулауга ирешә. Нәтиҗәдә, учреждениегә 230 мең сум күләмендә акча бүленә.


–    Бу бәйгедә бар ил күләмендә биш меңнән артык ооешма катнашты. Без дә “Алындынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге ярдәме белән “Парад дошколят” проектын әзерләп җибәрдек. Бу бәйге балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне максат итә. Шуңа без эшебездә, Базарлы Матактагы бар балалар бакчасында тәрбияләнүче малай-кызларны катнаштырып, төрле гаскәрләрдәге солдат киемнәрендә район чараларында чыгыш ясаячагыбызны күрсәттек. Нәтиҗәдә, республикадагы ике балалар бакчасы гына җиңү яулады, шуларның берсе без булдык, – диде әлеге балалар бакчасы мөдире Гөлназ Латыйпова. 

Күчерелгән акчага исә балалар бакчасы малай-кызларга илебезнең төрле гаскәрләренең солдат киемнәрен һәм тәрбиячеләргә дә хәрби киемнәр сатып ала. Алар бу киемнәрдә чыгыш ясарга өлгерә дә инде. 

–    Хәзер күп бәйрәмнәр үсеп килүче буында ватанпрвәрлекне тәрбияләүне күздә тотып оештырыла. Без балалар иҗат йортында шундый рухта узган бер чарада катнаштык. Аннары мәктәпкәчә яшьтәге малай-кызларыбыз, диңгезчеләр киемнәрен киеп, Хәрби-диңгез флоты көнендә Дан аллеясында марш атлады. Укытучыларнң август киңәшмәләре башлангач та, ачылыш тантанасында катнашачакбыз. 9 Майда да әлеге киемнәрдән чыгыш ясауны максат итәбез, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев