Базарлы Матакның “Теремок” балалар бакчасы грант отты
Милли костюмлы булдылар
“Милли костюм – горурлыгым” проекты буенча “Татнефть” иганәчелек фонды күрсәткән финанс ярдәме белән Базарлы Матакның “Теремок” балалар бакчасы грант отты. Нәтиҗәдә, әлеге акчага балалар һәм педагоглар өчен милли костюмнар сатып алынды.
Проектта катнашырга гариза бирүче – Әлки муниципаль районының “Әлки” фонды коммерцияле булмаган оешмасы, җитәкчесе - балалар бакчасы мөдире Миңнегөлсем Миңтаһир кызы Бәдретдинова.
Милли костюм ул – үткәннәрдә калган халык мәдәниятенең бәһасез байлыгы. Бүгенге көндә әһәмияте исә шунда: тәрбиячеләр төрле чараларны уздырганда, концертларда, бәйрәмнәрдә аларны сәхнәләштерелгән күренешләр өчен файдалана. Тәрбиячеләр һәм балалар, аларны киеп, халык җырлары, биюләре, уеннарын матур чыгышларга әверелдерәләр. Рәсем, ябыштыру, аппликацияләр ясау дәресләрендә балалар милли костюм элементлары белән танышалар һәм аларны үз куллары белән әзерлиләр. Халык костюмнарын өйрәнү буыннар бәйләнешен булдыруда гаять зур роль уйный.
“Теремок” балалар бакчасы коллективы “Татнефть” җәмгыятенең иганәчелек фондына һәм Әлки муниципаль районының “Әлки” фонды коммерцияле булмаган оешмасына сатып алынган милли костюмнар өчен зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев