Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның Үзәк паркында яшьләр өчен бәйрәм оештырды

Яшьлек — иң көчле, иң матур, көч-дәрт ташып торган чак.

Шул вакытта барысын да беләсе, бар җирдә дә буласы килә. Шул чакта киләчәккә зур ниятләр корыла, аларны тормышка ашыру өчен, үҗәтләнеп эшкә алыныла. Еллык календарьда яшьлекнең үз көне бар. 24 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Базарлы Матакның Үзәк паркында да районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар җыр мәктәбе яшьләребез өчен бәйрәм оештырды. 

День молодёжи
Укуда да, спорт чаралары буенча да, җыр-cәнгать өлкәсендә дә районыбыз яшьләре арасында алдынгылар күп. Алар республика, ил буенча җиңүләр яулап, районыбызны таныта. Бәйрәмдә ял итү өчен җыелган яшьләрне котларга сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да шулар турында сөйләде:


— Бүген паркка иң алдынгы, иң җаваплы, иң намуслы яшьләребез җыелды. Сез безнең киләчәгебез. Илебезнең матур киләчәге өчен эшне сез дәвам итәрсез. Белемнәр үзләштергәннән соң, районыбызга кайтып, аның үсеше өчен бар көчегезне куярсыз. Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын. Башыгызда акыллы фикерләр туып, аларны тормышка ашырырга язсын. Исәнлек-саулык, тыныч илдә яшәвегезне телим, — диде ул, яшьләрне бәйрәм белән котлап.

День молодёжи
Сәхнәгә «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары күтәрелеп, флешмоб башкарды. Микрофон җыр мәктәбендә белем алучы малай-кызларга бирелде. Сәхнәдә Радмир Мавзутов, Әминә Шәйхетдинова, Мәликә Хәйретдинова, Миләүшә Фәйзуллина, Виктория Радионова, Нәфисә Фәттахова һәм башкалар җыр сузды. Сихтермә урта мәктәбенең «Елена» коллективының чуаш милли биюен башкаруын да бәйрәм кунаклары әсирләнеп күзәтте. 

День молодёжи
Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары да — бәйрәм кунаклары иде. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова бүген аларның район мәдәният йортында гомуми белем алуларын раслаучы беренче документларын — аттестат алачакларын әйтте.

День молодёжи
Яшьләр көне уздырылган Үзәк паркта бадминтон уйнарга да, ГТО күрсәткечләрен дә тапшырырга мөмкин иде.


— Без хәтта көчләрен сынап карарга районыбыз пенсионерларын да чакырдык. Чөнки шулай алар яшьләребезгә сәламәт тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә үрнәк күрсәтә, — диде ГТО буенча хөкемдар Максим Муштаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев