Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе узды

Базарлы Матак үзәгендә ярминкә гөрләде. Көне дә бәйрәмчә – җылы, кояшлы иде.

Төрледән-төрле товарлар белән тулы сәүдә рәтләре иртәдән үк сатып алучыларга хезмәт күрсәтте. Халык ярминкәдә рәхәтләнеп үзенә кирәклесен сайлап алды.

Быел бал аз дигәннәр иде. Кайбер умартачылар сатырлык бал юк дип тә зарланганнарын  ишеттек. Ә ярминкәдә берничә урында яңа суыртылган бал саттылар.

Михаил Абрамов зур кәрәзле балның берсен 1 мең сумнан сатты. Былтыр мондый кәрәзләр 700 сум иде. 

–     Быел бал аз булганга бәяләр бераз күтәрелде. 3 литрлы пыяла банкадагы балны 1800 дән сатам, бераз кечерәк чиләктәге 1300, иң кечкенә савытны 150 сумга саттым, – ди тәҗрибәле умартачы Михаил Абрамов.

Һәрвакыттагыча мәктәпләр үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне саттылар. Аларның бәяләре дә бик арзан. Бәрәңгенең килограммы 30 сум, кишер – 25 сум. Монда ташкабак, кәбестә, суган, сарымсак, кызыл чөгендер – барсы да бар. 
Ярминкәне күпләр терлек азыгы сатып алырга дип көтәләр. “Востокзернопродукт” сатарга төргәге 2 мең сумнан печән, 700 сумнан салам, бөртекләр алып килгән. “Хузангай” җәмгыяте бу ярминкәдә тыйнаграк катнашты – 70 ләп капчык көрпә генә халыкка тәгъдим итте. Шәхси эшмәкәр Рамил Әхмәтҗанов килограммы 10 сумнан бодай сатты. Төгәлрәге ул сатып алырга теләүчеләр исемлеген туплады һәм һәр өйгә адреслары буенча бөртекне илтеп бирергә ышандырды.

Ташбилге, Иске Чаллы, Камка авыл җирлекләре башкарма комитетлры ярминкә кунакларын кайнар чәй, коймак белән кунак иттеләр. Күмер самавырында кайнатып мәтрүшкәләр белән ясалган чәйләрне күпләр мактап-мактап эчте. 

Ит сату да күп булды. Ташбилге ит сатучылары сәгать иртәнге сигездә ике үгезне сатып та бетерделәр. Фәнис Бакиров, Фәнил Гәрәев фермер хуҗалыклары да яңа суйган мөгезле эре терлек ите саттылар.

Көз булгач бакча нигъмәтләре белән бергә тавык, үрдәк, каз түшкәләре дә ярминкәгә алып чыгучылар булган. Руслан Шәвәлиев яңа тоткан балыкларын тәгъдим итте.

Тозлы гөмбә, консервыланган яшелчә, мәтрүшкә, мунча себеркесе – бары да сатуда булды.
Көзге муллыкка бай бәйрәм ярминкәсеннән халык бик канәгать калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев