Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Марат Шакиров депутат Айдар Метшинга күпләрне борчыган сорау белән килгән

4 августта Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.


Беренче булып депутатка физик культура һәм спорт Иделбуе дәүләт унивреситеты студенты Артур Ваһапов мөрәҗәгать итте. “Районда спорт зур үсештә. Бигрәк тә милли көрәш, каратэ, волейбол, кече футбол, бокс кебек төрләр яшьләр арасында бик популяр. Бу түгәрәкләр барысы да “Алинә” универсаль спорт залында эшли. Кызганыч, спорт залы еллар узу белән шактый таушалды, аңа ремонт сорала”, – диде.


Айдар Рәисович Артурга  спорт өчен шулай янып йөрүе, актив тормышта яшәгәне өчен рәхмәтен белдерде.
“Артур, мин сезнең мөрәҗәгать хатыгыз белән алдан ук таныштым. Инде  республика спорт министрлыгы белән элемтәгә дә чыктым. Киләсе 2024 елда “Алинә” спорт комплексы бинасына капиталь ремонт үткәрүне планга кертергә тырышырбыз. Ә сезгә спортта да, укуда да уңышлар телим”, – диде Айдар Метшин.


Район үзәге елдан-ел үсә бара. Әйтик, Урман хуҗалыгы ягында зур бер бистә барлыкка килде. Шул яктагы урамнарда яшәүчеләр исеменнән депутатка кабул итүгә Рәйнә Сәлахова язылган булган. “Хәзер безнең яктагы бистәдә 450 кеше яши. Бик күп яңа өйләр салына. Тиздән халык саны бер мең кешедән дә артып китәчәк. Тик безнең якта бер генә кибет тә юк”, – ди. Алар еш кына кирәк-яраклар өчен чакрымнар үтеп кибеткә йөриләр икән.


Айдар Метшин Рәйнә Сәлахова соравы белән алдан танышып республика “Татпотребсоюз”ына мөрәҗәгать иткән икән.
“Сезнең урамнарга кибетне бары 2025 елда төзетергә мөмкин. “Татпотребсоюз”ның 2024 елга төзелеш планнары кабул ителде инде. Бәлки биредәге эшкуарлар арасында бистәдә кибет төзетүчеләр табылыр. Халык күп яши, бик перспективалы төбәк”, – диде депутат.
Александр Никошин: “Бистәдә балалар өчен спорт белән шөгыльләнергә мәйданнар төзеттек. Акрынлап каты түшәмәле юллар салына. Ул якта башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы төзетү дә планыбызда бар. Ә менә кибет ул – коммерцияле юнәлеш. Анда зур булмаган модульле сәүдә үзәге  салырга кирәк иде”, – диде.


Айдар Метшин бу мөрәҗәгатьне үзе белән алып, мәсьәлә хәл ителгәнче контрольдә тотачагын ышандырды.
Депутатка махсус хәрби операциядә катнашучы Антонның әнисе Вера Красильникова мөрәҗәгать белән килгән. Аның улына тиешле түләүләр  башкарылмаган. Бу мәсьәлә белән район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та шөгыльләнгән. Виктор Павлович әйтүенә караганда, Антон Красильниковның барлык түләүләре дә башкарылачак. Аның документлары кулында һәм бернинди чикләүләр юк. Бу мәсьәлә бераз сузылса да, уңай хәл ителәчәк, диде мобилизованныйның әнисенә.  Ә Айдар Метшин үз чиратында хәрби операцияләр  батырлык үрнәге күрсәтеп хезмәт итүче ул үстергән өчен Вера Красильниковага рәхмәт белдерде һәм мәсьәләне үз контроленә  алырга  ышандырды. 


Базарлы Матакта яшәүче Марат Шакиров депутатка бик күпләрне борчыган сорау белән килгән.
“Беренче төркем инвалидларны караучыларга акчалата түләү башарыла. Ул мең сумнан гына артык. Гадәттә инвалидны гаилә әгъзалары тәрбияләсә дә, түләү өчен  беркая эшләмәгән булырга тиеш”, – ди ул.


Айдар Метшин:
–    Сезнең мәсьәләне бик аңлыйм. Минем дә әти беренче төркем инвалид. Ул түләү гаилә әгъзасына  башкарылырга тиеш. Аннан түләүнең күләме дә бик түбән. Без Дәүләт Думасындагы тиеш комиссиягә сезнең мөрәҗәгатьне юлларбыз, –диде.


Марат Шакиров I төркем инвалидны тәрбияләгән ир яки хатын-кызны элеккегечә 55 тә хатын-кызлар һәм 60 (ир-атлар) яшьтә лаеклы ялга чыгару мәсьәләсен дә Думада карап  булмыймы? – диде.


–    Без сезнең мөрәҗәгатьне  тиешле комиссиягә юлларбыз. Әмма, аның уңай хәл ителешенә бик ышаныч юк, – диде Айдар Метшин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев