Базарлы Матакта яшәүче Радик Шәйхетдинов балта отты
Базарлы Матакта яшәүче Радик Шәйхетдиновка балта чыкты. Бүләкне алырга аның хатыны – Алия Илмир кызы килде.
– Уенда беренче тапкыр катнашабыз, газетада фамилияне укыгач та ышанмадык, редакциягә шалтыратып, башта белештек, – диде ул, очрашкач та.
Алия апа – район үзәгенең Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә татар теле укыта. Ул – минем дә укытучым. Эшчәнлеген Алпар урта мәктәбендә башлап, җыр һәм физкультура дәресләрен алып бара иде ул. Яшь, чандыр гына гәүдәле укытучы апабызның күрше авылдан мотоциклда җилдереп килеп җитүе яхшы хәтердә. Бу – хатын-кызларны рульдә бик сирәк күргән вакытлар югыйсә. Бүләкне тапшырганда, шуны да искә алып, Алия апа, мөгаен, ир-атлар эше дип тормыйдыр, балта аның иренә генә түгел, үзенә дә кирәктер, дип уйладым һәм ялгышмаганмын.
– Гаиләдә мин икенче кыз идем. Апа – әни янында булса, мин әтигә булышып үстем, берәр нәрсәне сүтеп-җыйса, эш кораллары, шөреп биреп торучы ул мин идем. Балта да үземә кирәк булачак. Менә әле мәктәптә Габдулла Тукайның 140 еллыгына әзерләнәбез. Агач кирәк-яраклары кулланып, шагыйрь “өен” ясыйбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев