Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Өмет мәчете ачылды

Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтиятенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Әлки мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, якташларыбыз Фердинат Дәүләтшин, Рәзгать Мәгърифәтуллин, район благочинные Сергей Заикин, Татарстан Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсеннән Рәмис Хисмәтуллин катнаштылар, чыгыш ясадылар.


Мәчеттә күмәк җомга намазы укылды.  Аннан барлык кунаклар бәйрәм табыннарына чакырылдылар.
Янәшәдә, гаиләсе белән килүчеләр өчен, ял итү мәйданчыгы булдырылган иде.
Өмет мәчете ачылу тантанасы күркәм бәйрәм рухында узды. Изге теләкләр күп яңгырады. 
Мәчет ачу бәйрәме турында тулырак “Әлки хәбәрләре” газетасы аша таныша аласыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев