Базарлы Матакта памп-трек – махсус велосипед юлы ачылды
Бүген, 5 сентябрьдә, Базарлы Матакның Көнчыгыш урамындагы “Спорт” скверында памп-трек – махсус велосипед юлы ачылды.
Тантаналы ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов катнашты. Велосипед һәм самсокатлар белән килгән малайларга биредә исән-имин шөгыльләнүне теләгәннән соң, ул әлеге юлны тиз арада һәм сыйфатлы итеп төзегән “Белогорье” җәмгыяте директоры Илфат Ибятуллинга Мактау грамотасы тапшырды. Җитәкчеләр ал тасманы кисте. Аннары Казаннан килгән кунаклар – велосипед һәм самокат буенча спорт мастерына кандидатлар Камил Садыйков, Ярослав Дворянинов мастер-класс күрсәтте. Алар артыннан районыбыз малайлары да әлеге махсус юлдан велосипед һәм самокатларында җилдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев