Базарлы Матактагы тагын бер әбунәчебез – Камил Сәгыйтов кар көрәге отты
Бүләк быел беренче тапкыр чыккан. Ул шунда элек елларда лотерея уенында катнашуын да искә алды
– Хуҗалыгымда кар көри торган дүрт көрәгем бар иде, менә тагын бер булды әле! – дип сүзен башлады ул, редакциягә килеп кергәч тә. – Аларның һәркайсы төрле зурлыкта.
Зуррагы белән йомшак карны көрим, катып киткәч, икенчесен алам. Чананы җәйдән әзерлә, дип әйтәләр бит, бу “техника”ны карлар ява башлаганчы – көздән барлап куям. Быел менә кар күп яуды, иртәнге сәгать бишләрдән үк торып эшкә чыгам. Йортымда бер уч та кар тотмыйм, аны бакчага ташыйм. Шуңа бишенче көрәкле булуыма мин шат кына...
Райондашыбыз газета үткәргән уенда инде күптәннән – җиде еллап катнашуы турында да сөйләде. Бүләк быел беренче тапкыр чыккан. Ул шунда элек елларда лотерея уенында катнашуын да искә алды:
–Ул вакытта 30 тиенлек лотерея билетларын сатып алып, бөтен акчаны бетерә идек. Берәрсенә берничә сум акча чыга да, аны тагын шуңа тотабыз. Аннары: “Җитте, ашарга да акча калмады”, – дип, бераз туктап торабыз. Шулай да бер фотоаппарат откан идем. Нәкъ шуның белән мавыккан, сурәтләр төшерергә өйрәнгән вакыт... Шатлык булган иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев