Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактан эшмәкәр Артем Мошков тендер откан

Көннәр кышка таба бара. Кешеләрнең салкын вакытка әзерлеген белергә теләгәндәй, берничә тапкыр кар да явып карады.

Юлларны ак юрганнан чистарту зарурлыгы да туды. Ә моның өчен кирәкле техниканың исә алдан әзер булуы мөһим. 
Базарлы Матакта кыш айларында гомуми юлларның чисталыгы өчен “Дорремстрой” җәмгыяте җавап бирәчәк. Аның директоры – шәхси эшмәкәр Артем Мошков. Ул быел башкарма комитеты тарафыннан игълан ителгән тендерда катнашып, ноябрь-декабрь айларына район үзәге юлларын кардан чистарту буенча килешүне откан. Нәтиҗәдә, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына ТРның “Татлизинг” дәүләт унитар предприятесеннән арендага бирелгән техника әлеге җәмгыятькә вакытлыча файдалануга күчкән.

мошков

27 октябрьдә бер төркем белгечләр белән бергә район башлыгы Александр Никошин шул җайланмаларның төзеклеген, эшкә әзерлеген тикшерде. Ул техниканы карап, эшмәкәрдән килеп туган борчулар турында сорашкач, авыл юлларының иртәнге сәгатьләрдә, халык эшкә кузгалганчы ук җыештырылырга тиешлегенә басым ясады. Кар тиз арада  җыеп алынырга, бозлы юлларга тозлы катнашма сибелү мөһим. Фаҗигаләрне булдырмау, юллардагы иминлек әлеге эш белән турыдан-туры бәйле бит. 

–    Урамнарны әйләнгәндә, тыкрыклар онытылып, машиналарның тезелеп басуына китермәсен. Җәяүлеләр юллары, аеруча мәктәп, балалар бакчалары, социаль объектлар тирәсен иртәнге 8 гә кадәр чистарту – сезнең бурыч, – диде Александр Федорович та. 

мошков
Биредә карның кайда ташылырга тиешлеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Район башлыгы моны кичекмәстән хәл итеп, Прокуратура белән килештерергә кирәклеген ассызыклады. 

Артем Мошков җитәкчелегендәге “Дорремстрой” җәмгыяте техникасы гомуми файдаланлыштагы юлларны, дәүләт учрежедениеләре биналары тирәсен кардан чистартачак. Калган бар оешмалар, предприятиеләр, теләк белдергән очракта, әлеге җәмгыять белән килешү төзергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев