Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белем көнен алып килә кыңгыраулы сентябрь

1 сентябрь – Белем көне зурлар да, балалар да зур дулкынлану белән көткән шатлыклы бәйрәм ул.


Быел районыбызда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 159 бала атлап керәчәк, беренче укытучысын күрәчәк, белем дөньясына беренче адымнарын ясаячак. 

Ул сезнең өчен яңа кызыклы тормыш башлангычы булсын, акыллы остазлар, ышанычлы дуслар бүләк итсен. 
Югары сыйныфлар әлеге уку елында, ныклы карарга килеп, гомер буе хезмәт итәчәк һөнәрләрен сайларга тиеш булачак. Тормыш юлын билгеләячәк әлеге ниятләрне билгеләгәндә ялгышмавыгызны, бары тик уңышларга гына ирешүегезне телим. 

Мөгаллимнәр куелган максатларгына ирешкәндә – таләпчән, ә ата-аналар сабыр булсыннар. Белем көне шатлыклы елмаюлар, күңелле очрашулар һәм үз мөмкинлекләреңә ышаныч белән тулылансын. Белмәгәнне ачыклагыз, аңлашылмаганның нигезенә кадәр төшенегез. Шуны онытмагыз: белем алу ул – тормыштагы уңышларның нигезе.

Александр Никошин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев