Кирәк булачак: 1 килограмм теләсә нинди гөмбә, тәменчә тоз, 5 данә кара борыч, 2 данә канәфер, 15 мл 70 процентлы уксус эремәсе.
Әзерләү: тоз өстәп, гөмбәләрне пешерергә. Йогышсызландырылган банкаларга кара борыч, канәфер салырга һәм гөмбә белән тутырырга да банка тулганчы кайнаган су салырга. Бер литрлы банкага 1 аш кашыгы уксус эремәсе салырга һәм тимер капкач белән ябарга. Аннары банкаларны өстен аска әйләндереп куеп, суынганчы тотарга. Мондый серкәштә гөмбәләр кетердәп торган була һәм аның табигый тәме саклана.
Нет комментариев