Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Борискино авылында МХОда катнашучы егетләребезгә булышу буенча зур эш башкарыла

2022 елның февралендә тормышны тамырдай үзгәртерлек вакыйгалар башланды. Ил буенча күпме аналар – улларын, ирләрен, апа-сеңелләр – абый-энеләрен, ил мәнфәгатьләрен яклау өчен, хәрби хәрәкәтләргә озатты.

Һәм шул беренче көннәрдән үк икенчеләр тылда сугышчыларыбызга ярдәмгә алынды. Яшеренү челтәрләре үрүчеләр, бар кирәк-ярак, кием-салым тегүчеләр, бәйләүчеләр, ризык әзерләүчеләр – алар безнең хатын-кызларыбыз. Борискино мәдәният йортында да аның мөдире Анастасия Дмитриева җитәкчелегендә гаять зур эшләр башкарыла.

– Махсус хәрби операция башлангач та, без кул кушырып утыра алмаячагыбызны – ир-егетләргә ярдәмебез кирәклеген аңладык. Клубка, гадәттә, авылыбыздан 15 ләп хатын-кыз җыела, – дип сүзен башлады Анастасия Николаевна.

Менә шул исәп буенча ике дистәгә дә җитмәгән аналар, апалар 21  – яшеренү челтәре, 250 ләп – ир-ат күлмәкләре, 300 ләп урын-җир әйберләре әзерләгән. Бүгенге көндә дә алар, фронтка озатырга дип, 180 данәдән артык кирәк-яракны көйләп куйган инде.


Шуны әйтергә кирәк: Анастасия яшьлегендә тегүче һөнәрен үзләштергән була. Һәм, грант отылгач та, иң беренче эш итеп, мәдәният йортына тегү машиналары сатып алына. Гуманитар ярдәм буларак озатылган кирәк-яракның күпчелеге нәкъ менә шулар ярдәмендә башкарыла да.


– Элек кулларына әллә ни энә-җеп тотмаганнар да тегәргә өйрәнде инде. Андый хатын-кызларыбыз башта җиңелрәк эшләрне башкарды: кисте, сүтте, аннары әкренләп тегү машинасы артына утырды, – ди мәдәният йорты мөдире, һәр нәрсәдә дә иң элек теләк кирәклегенә басым ясап.


Авыл хатын-кызлары соңгы елда госпиталь өчен кирәк-ярак әзерли башлаган. Урын-җир әйберләре, мендәрләрдән башлап, күлмәк-чалбарга кадәр тегәләр икән.


– Без кешеләр китергән әзер күлмәкләрне дә яралы солдатлар кияргә, алмаштырырга уңайлы булырлык итеп үзгәртәбез. Комачауламасын өчен, якаларын, җиңсәләрен, сәдәфләрен кисеп алып, кирәк җирен бөгеп-тоташтырып тегәбез, – ди мөдир.


– Ә бүгенге көндә фронтта нәрсә кирәклеген кайдан беләсез? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

–  “Чыбыксыз радио” бар хәбәрне китереп ирештерә. Сугышчыларыбызның кулларына кызыл бәйләвечләр дә тектек. Менә соңгы вакытта җылы билбаулар кирәк, дип әйттеләр. Хәрбиләр салкын җирдә дә ята бит. Носилкалар әзерләүне сорадылар, моның өчен нык покрываллар табу сорала...

– Кирәк-ярак тегү өчен, тукыма кирәк бит?

– Авыл кешеләре хәленнән килгәнчә ядәм итә. Өйдәге сандыкларыбызны бушатып бетердек инде. Кемнәрдер – тукыма, икенчеләр киелмәгән күлмәк, чалбар, әзер урын-җир әйберләрен алып килә. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да гозергә колак сала. Мәсәлән, үземнең Казанда яшәүче туганнан туган апам – Валентина Шамышева, халыктан җыеп, бик күп кирәк-ярак алып кайтты.

Авыл мәдәният йортында менә шундый ярдәм эше көн саен диярлек алып барыла икән. Буш вакыт булдымы, гуманитар йөк әзерләү өчен бирегә ашыккан Зинаида Юрьева да шулай, ди:

– Кайчан карама, без клубта инде: тегәбез, челтәр үрәбез. Менә соңгы вакытта 60лап мендәр генә әзерләдек. Тегелгән күлмәкләрне юып киптереп, үтүкләп, өр-яңа булырдай хәлгә китереп төреп кую да сорала югыйсә.

– Һәркемнең үз хуҗалыгы, бетмәс хезмәте бар. Мондый ярдәмгә үзеңнән ничек көч һәм вакыт табарга? – дим, әңгәмәдәшемә.

– Якыннарыбыз, үз ир-егетләребез махсус хәрби операциядә. Без бит – тыл, ярдәм итәргә бурычлы. Авылдан, гуманитар йөк әзерләү өчен, 15 кеше йөри. Мин моны әле аз дип саныйм. Ил өчен авыр чакта һәркем, булган мәшәкатьләргә карамастан, үзеннән өлеш кертергә бурычлы.

Тегү эшләрен тагын бер оста башкаручы ул – Ирина Карсакова. Ул, Казанда әлеге һөнәрне үзләштереп, шул юнәлештә 15 еллап эшләп кайткан кеше.
– Фронттан рәхмәтләрне еш ишетәбез, безнең хезмәтне яраталар, – ди ул.

– Ни өчен үзегезгә шулай ярдәмдә катнашуны бурыч итеп куйдыгыз? – дип кызыксынам Ирина Анатольевнадан да.

– Хәрби хәрәкәтләр башлангач та, энемнең улы – Иван Арнаков һәлак булды. Өлешчә мобилизация белән ул фронтка алынды. Шунда 23 яшьлек егетнең гомере өзелде... Хәзер ил өчен куркыныч вакытта яшибез. Якыннарыбыз, шулай гомерләрен фида кылып, безнең тынычлык өчен көрәшә. Ә без ярдәм дә итмикме? Тыныч кына өйдә утыра алмыйм, йөрәгем түзми... Хәлемнән килгәнчә булышам, шуңа шатланам...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев