Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Гомерлек хезмәттән китәргә йөрәк кушмый, күңел әлегә килешми»

Соңгы көннәрдә “Востокзернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалында 16 комбайн бөртек суктыруда эшләде.


Хлебодаровка бүлекчәсендә 14 комбайн ике-өч көн эчендә биредә игелгән бөртеклеләрне тулысынча җыеп алдылар да Татар Мулла авылы янындагы арпа басуына төштеләр. Ике комбайннары исә Спас районына караган басуларда көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли башлады.

Без әлеге егетләр эше белән танышып кайтырга булдык.

“Үзәк Әлки”нең 470 гектар мәйданны биләгән бу кырларына Базальт-2 көзге бодае чәчелгән булган. Әлеге бодайдан супер элита сортлы орлык алына. Бу җаваплы эшне идарәнең иң тәҗрибәле комбайнчылары – Әхәт Шәрәповка һәм Мөнир Гатауллинга йөкләгәннәр.
Әхәт Шәрәпов – район комбайнчылары ярышында беренче баручы механизатор. Узган атнада гына район башлыгы Александр Никошин, ул эшләгән басуда булып, үрнәк хезмәте өчен аңа рәхмәтләрен җиткерде, акчалата бүләк тапшырган иде.

Быел игеннәргә яңгырлар вакытында яуды. Чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары тиешенчә алып барылса да, кайсыбер сап-сары иген кырларында яшеллек күзгә ташлана. Ә менә бу уҗым бодае басуында ник бер чүп үләне күренсен!
Базальт бодае тигез, озын башаклы булып өлгергән. Бу бит – алтын бәясенә тиң чәчүлек. Аны ничек тә югалтуларсыз, сыйфатлы итеп суктырып аласы иде. 

Без, бер-бер артлы тезелгән комбайннарны берничә минутка гына туктатып, эшләренең барышы турында сорашып алдык.

–    Бу кырда эшләве дә рәхәт кенә, чөнки көн саен егермешәр бункердан артык иген суктырып озатабыз. Комбайн бункеры тиз тулгач, күңелләр дә күтәренке, арулар да онытылып тора. Бу кырның теге башында бодайның гектарыннан алтмышар центнер уңыш чыгып барды. Монда да 40 ар центнер чамасы чыга, – ди Әхәт Шәрәпов. 

Әхәт әлеге “Класс” дип зур итеп язылган комбайнында 2002 нче елдан бирле эшли. Ул биш бармагы кебек белгән кыр корабы белән 23 нче ел урып-җыю эшендә катнаша.

  Мөнир Гатауллин комбайны да “Класс” маркалы. Мөнир “Востокзернопродукт” та уникенче елын эшли, ә комбайн штурвалы артында дүрт дистә елдан артык хезмәт куя. Ул ике ел элек инде бик нык таушалган 2008 елгы ике комбайннан берне җыеп чыккан булган. Былтыр шул корабы белән зур ватылуларсыз эшләгән. Быел, яңа чорга әзерләнгәндә, тузган детальләрне алыштыру максатыннан,  запас частьләргә заказ биргән булган. Әмма алар, соңга калып, әле күптән түгел генә кайтып җиткән.

–    Мондый матур көннәр торганда, комбайнны эштән туктатып , аны сүтеп ятып булмый бит инде. Яңгырлар явып үтсә алыштырырмын әле, дип торам, – ди ул. 

Шушы елда 60 яшен тутырган Мөнир Гатауллинга өйдәгеләре: “Әллә быел, комбайнга утырмыйча,  тракторыңда гына эшлисеңме?” – дигәннәр. Моңа җавап итеп: 

–    Гомерлек хезмәттән китәргә йөрәк кушмый,  күңел әлегә килешми, – ди кыр капитаны, үзенең комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән елларын да искә алып. – Мәктәптә укыганда, районның атаклы комбайнчысы Хөҗҗәт Бәзиров янында эшкә өйрәндем. Хөҗҗәт абый үзе дә тик тора белмәс, мине дә көне буе эшләтер иде. Без, ярдәмче булып эшләүче малайлар,  әбәд вакытын көтеп ала идек. Чөнки комбайнчылар ашаган вакытта штурвал артына без утырабыз. Шулай бер көнне комбайн белән идарә итеп барам, миңа тизлек акрын кебек тоелды. Бераз кызулый төштем. Хөҗҗәт абый килде дә:  “Нәрсә узышка чыккан ат кебек чабасың, комбайн артында бөртек коелып калса, минем дәрәҗәне төшерәсең бит!”– дип, әз генә шелтәләп алган иде, – ди ул,  шул бәхетле яшь чакларын күз алдыннан үткәреп.
Әхәт Шәрәпов белән Мөнир Гатауллин икесе бер тракторда эшлиләр. Аңлашып, ярдәмләшеп эшләгәндә, теләсә нинди авыр хезмәт тә җиңелрәк бара шул: югары егәрлекле Нью Холланд тракторында әлеге кырларда культивацияләү, дисклауны да бергә башкарганнар.

Быел да сынатмый эшләүләрен теләп, без урак батырлары белән саубуллаштык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев