Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Якташыгыз ефрейтор Дмитрий Гуляев белән горурлана аласыз»

Район башлыгы Александр Никошин исеменә хәрби бүлек командирыннан хат килде.

Анда десант-һөҗүм итү дивизиясендә Әлки районының уннарча ир-егетенең, Россия хәрби гадәтләрен дәвам итеп, Ватанга хезмәт итү үрнәге, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтәүләре турында сүз бара. Аларның күбесенә батырлыклары өчен дәүләт һәм идарәчелек бүләкләре тапшырылган. 

“Ефрейтор Дмитрий Гуляев шундый хәрби каһарманлык үрнәге күрсәтеп хезмәт итә. Көн саен намус белән хәрби бурычын үтәп, ул батырлыклар кылды. Күп тапкырлар хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтеп, иптәшләрен коткарды. Дмитрий Гуляев – хәрби батырлык, каһарманлык, Ватанны ихластан ярату һәм тугрылык үрнәге. Сез якташыгыз белән горурлана аласыз”, диелә хатта.

Дмитрий Гуляев күпмедер вакыт Казанда эшли. Районга әйләнеп кайткач, МЧСта янгын сүндерүче булып эшчәнлеген дәвам итә. Чын ир-атларга хас карарны ул үз ихтыяры белән кабул итә: 2024 елның җәендә, Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев