Яңа Әнҗерә авылыннан Рәзил Гобәйдуллин «Татар азаны» бәйгесендә катнашты
Яңа Әнҗерә авылы клубында эшләп килүче «Бергәләп өйрәнәбез» түгәрәгенә йөрүче Рәзил Гобәйдуллин Әлки районы мөхтәсибәте белән берлектә,5-14 яшьлек малайлар арасында уздырылган «Татар азаны» бәйгесендә катнашып супер финалга чыкты.
10 апрель көнне Казанның "Чулпан"мәдәният үзәгендә "Рухи моң" иҗат берләшмәсе уздырган кичә булды. Анда финалистлар чыгыш ясады. Алар 1-3 урыннар өчен көрәштеләр һәм кыйммәтле буләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев