Яшь парлар “Сканияләр”дә: никахларын теркәүчеләр ЗАГСка йөк машиналарында килде
Яңалыклар

Яшь парлар “Сканияләр”дә: никахларын теркәүчеләр ЗАГСка йөк машиналарында килде

Әлки районында өйләнешергә теләк белдергән кияү белән кәләш ЗАГСка гадәти булмаганча килде. Урамдагы кешеләр дә иң алда йөк машиналары булуын, ә аннан соң күпсанлы автомобильләр тезелгән машиналар колоннасын күреп гаҗәпләнгәдер дә.

Гадәттә, туй тантанасы хөрмәтеннән урам әйләнүчеләр җиңел машиналарда була бит.

Бү үзенчәлекле туйның төп каһармананры – кияү белән кәләш Марс Аһлиуллин һәм Зилә Гаязова. Алар икесе дә Базарлы Матактан һәм биредә яшәргә дә ниятлиләр.

–    Без 8 ел дәвамында очраштык. Һәм менә вакыты җитте – мөнәсәбәтләребезне рәсми рәвештә теркәргә булдык. ЗАГСка башкаларга хас булмаганча килергә уйладык. Алда әлде 4 йөк машинасы булырга тиеш иде, әмма аларның икесе рейстан кайтып өлгермәде, – дип сөйләде безгә кияү Марс. 

Без дә Марс һәм Зиләне гомерләренең иң матур көннәренең берсе белән котлыйбыз һәм  мәхәббәт, аңлашып, хөрмәт белән озак-озак яшәүләрен телибез.


Нет комментариев