Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Илһамия Әбҗәббаровага “Татмедиа” җәмгыяте филиалы “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды

Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага “Татмедиа” җәмгыяте филиалы “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


Хөрмәтләнүенең сәбәбе – ул җирлегендәге берничә дистә кешегә “Әлки хәбәрләре” газетасын үз акчасына яздырган кеше. Беренчедән, шулай әбунәчеләребез саны арткан, икенчедән, ул игелекле гамәл кылган. Мондый яхшылык эшләүгә аны ни этәргән? Якташыбызга шул сорауны бирдек.

– Авыл җирлеге башлыгы вазифасына алынганчы, 6 еллап почта бүлеге җитәкчесе булып эшләдем. Андагы хезмәтнең, газетага яздыруның да ни икәнлеген бар нечкәлекләренә кадәр беләм. Шуңа да бүгенге көндә бу хезмәтне алып барган Рузия Хафизовага ярдәм итәсем килде. Аннары, авыл җирлеге башлыгы буларак, минем карамактагы тораклык халкының “Газетаны иң аз укучылар” исемлегендә булуын да теләмим. Бик кечкенә пенсия алучылар да бар. Өлкән булганга, алар яңалыкларны интернет челтәреннән дә укый алмыйлар. Күрше белән очрашып сөйләшкәндә, районда нинди эшләр алып барылуын белмисең икән, күңелсез бит. Шуңа бу авылдашларымны шатландырасым да килде, гамәлем – изгелек эшләү дә булсын, – диде ул, ярдәме хакында аңлатып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев