Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Илнур Шагалиев: «4 яшемнән бирле гармунда уйныйм»

Күп кенә композиторларның, шигырьсез дә көй язам, аннары шул көйгә туры килгән шигырь эзлим, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Ә мин алай эшли алмыйм.

Кечкенә булса да – төш кенә…

–     4 яшемнән гармунда уйнап, үсә төшкәч, җырлы-биюле чараларның үзәгендә кайнаган, инде бүген егерме биш – үз җырын, төрле шагыйрьләрнең шигырьләренә 125 ләп көй язган кеше булсам да,  иҗат кичәсе үткәрергә батырчылык итми, кыюлыгым җитми йөри идем. Аллаһыдан сәгате суккан, күрәсең, очраклы танышым шундый тәкъдим ясагач, тәвәккәлләргә булдым, – дип башлады ул сүзен.

Районыбызның Яңа Чаллы авылында туып, 9 яшеннән Базарлы Матакта үскән, бүген бик күпләргә үзенең мәгънәле җырлары белән таныш, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең җыр дәресләре укытучысы,  Музыка мәктәбе педагогы, гармун, тальян, баян, курай, синтезатор кебек уен кораллары телен яхшы белгән, көйнең ике нотасын ишетүгә дәвам итүче, алай гына да түгел, үзе көйләр тудыручы үзешчән композитор, автор-башкаручы Илнур Шагалиев белән сөйләшәбез. 

–     4  яшьтән гармунда уйнарга өйрәнгән егет алдында, киләчәктә кем булам, дигән сорау беркайчан да тумагандыр инде, ә?

–     Әлбәттә, юк. Мәктәп бетерүгә, Алабуга мәдәният училищесына укырга киттем. 3 елдан, аны тәмамлагач, туп-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә юл тоттым. Мин үземне бүтән өлкә кешесе итеп күз алдына да китерә алмыйм. 

–     Бу сәләт кемнән күчкән, ничек шулай бик яшьли бирелгән?–дим, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, гармун артыннан үзе күренмәгән дә сабыйны күзаллап. 

–     Дәү әтием Габделхактан – әтиемә, ә аңардан миңа бирелгән, дип уйлыйм. Әниемнең ике энесе дә (берсе мәрхүм) – яхшы гармунчылар.  Телем ачылуга: “Минем дә уйныйсым килә”, – дип, гармун уйнап утырган әтиемнең муенына сарылуым, аны аптыратуларымны әнием еш сөйли иде. Бик кечкенәдән, күрше малайлар белән җыелышып, бура эчләрендә уйнаулар, тирә-юньдәгеләргә комачауламыйм дип, мунчага кереп сәгатьләр буена сыздырулар иң яраткан шөгылемә әйләнде. Кимендә ике сәгать вакытымны шуңа бирмәсәм,  бу көн миңа бушка узган кебек: күңелем ял тапмый, тамагыма аш ятмый минем. 

–     Иң беренче уйнаган көйләрегезне хәтерлисезме?

–     Анысын анык кына әйтә алмыйм, чөнки ишеткән бер яңа көйне отып алып уйный идем мин. Ә менә 1 нче сыйныфта укыганда, классташ кызларның ул вакытта бик популяр булган “Җидегән чишмә”не минем гармун моңына кушылып җырлаганын беләм. 

“Төнлә торып язган җырларым да бар”

–  Илнур Габделхәевич, ә менә җыр ничек языла? Авыр эшме бу, әллә    җиңелме?

–     Күп кенә композиторларның, шигырьсез дә көй язам, аннары шул көйгә туры килгән шигырь эзлим, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Ә мин алай эшли алмыйм. Минем өчен иң беренче шигырь, аның мәгънәсе мөһим. Ул шигырьне мин ничек кабул итәм, тыңлаучыга ничек итеп җиткерәсем килә – шуны уйлыйм. Шуннан соң гына эшкә керешәм. 

–     Күбрәк нинди темаларга өстенлек бирәсез?

–     Мәңгелек, мәгънәсе югалмый торган: тормыш, балалар, дуслар, туган як, бәхет, әниләр темалары күңелемә якын.

–     Иң беренче язылган көегез турында ни диярсез?

–     1999 ел, мәдәният йортында эшләгән чагым. Концертка әзерләнәбез, яңа җырлар эзлибез. Менә шунда, үзем язсам, дигән уй килде һәм матур гына җыр туды. Марат Хәмитов сүзләренә язылган “Әнкәйләрнең кадерен белеп яшик” дип атала ул. Төнлә төшләнеп, торып утырып язган җырларым да күп.

–     Күптөрле өлкәдә эшлисез: педагог та, башкаручы да, композитор да. Алай да, кайсы төр эшчәнлек күбрәк илһам бирә?

–     Минем өчен җиңел-кыен, ошый-ошамый дигән төшенчә юк. Һәр өлкәдәге музыканы бик яратам. Көйне дә, танылу өчен, ниндидер дан өчен язмыйм. Музыка туу – илаһи мизгел. Ул күңелдән чыга.

–     Хатыныгыз, балаларыгызның музыкага мөнәсәбәте нинди?

–     Хатыным Әлфия –күпкырлы шәхес. Минем һәр эшемдә бары тик теләктәшлек кенә күрсәтә. Ә  балаларның өчесендә дә музыканы аңлау, ишетү сәләте булса да, ныклап торып бу өлкәгә тартылганнары күренми әлегә. 

–     Берәрсенең сезнең дәвамчы булуын теләр идегезме?

–     Бик теләр идем. Алар булмаса, оныкларым минем юлдан китәр, дигән өметтә яшим. 

–     Өметсез шайтан гына, ди: бирсен Аллаһы Тәгалә. 

Озак сөйләштек без иҗади, бик сәләтле танышым Илнур Шагалиев белән. Тормышыннан чиксез канәгать әлеге талант иясе үзенең иҗат кичәсен үткәрү мәшәкатьләре белән кайный бу көннәрдә. Аңа бары тик уңышлар, киләчәктә язылачак җырларына, хыялларына  канат, яңа үрләр, тамашачылар мәхәббәте телисе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев