Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпар авылында Сабантуй бәйрәме батырларына бүләк җыйдылар

Сезнең авылда Сабантуй бәйрәме алдыннан уен батырларына бүләк җыялармы?

 

Иске Алпар авылында бу күркәм гадәт бүген дә сакланган. Бөтен авыл халкын, читтә яшәүче авылдашларны, туган-тумачаны җыя һәм милли уеннар, җыр-моң белән уза торган әлеге матур бәйрәм авылда 11 июньдә үтәчәк.

сбор подарков в Алпарово

Ә аңа хәстәрлек эше бер атна алдан: 3 июньдә үк башланды. Моның өчен шимбә көн сайланган һәм юкка түгел: һәркемнең дә өйдә булуы мөһим, шәһәрдә яшәүче кунаклар да нәкъ менә ялларда әти-әнисе, әби-бабасы янына кайта бит. Ватсаптагы «Авылдашлар» төркемнә: «Бүләк җыярга иртәнге сәгать 10 нарда чыгачакбыз», — дип, кисәтү дә ясалды. Димәк, хәстәрен алдан күрергә: затлы бүләкне һәр гаилә алдан сайлап куярга тиеш. Моның өчен алдан ук атны бизәгәннәр: дугасына татар милли яулыкларны төрлечә бәйләгәннәр, Татарстан әләмен дә беркетеп куйганнар.

— Менә быел да милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләкләр җыярга чыктык. Авылдашыбыз Ришат Хисамов атының дилбегәсеннән тотты. Гармунчыбыз Айрат Монадыев бәйрәм кәефе тудырып, көйләр уйнап бара. Бүләк җыешырга милли киемнәрен кигән мәктәп укучылары да ярдәм итә. Авылдашларга рәхмәт әйтәсем килә. Бу гореф-гадәттә бик теләп катнашалар, бүләкләрен әзерләп куйганнар, һәр йорт үзеннән өлеш кертә, — ди авыл клубы мөдире Сәвия Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев