16 нчы октябрьдә ипи көне билгеләп үтелә.
Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Бәйрәм Халыкара пешекчеләр һәм кондитерлар берлеге тәкъдиме белән 2006 елда кабул ителгән.
Икмәкнең урыны-өстәл түрендә. Ул тормышыбызның чыганагы, ә элекке елларда гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган. Иске Салман авылы мәдәният йортында балалар белән берлектә ипине ничек пешерәләр, нинди төрләре бар, икмәк кадерен белергә кирәклеге турында сойләштеләр.
Нет комментариев