Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлкидә “Мәтрүшкә бәйрәме” уздырылды

Югары Әлкидә эшләп килүче “Тургай” фольклор ансамбле “Мәтрүшкә бәйрәме” уздырды. Бу хакта безгә әлеге мәдәният йорты мөдире Фәния Миңһаҗева сөйләде.

 

–    Мин ел саен  урман буенда, агачлыклар янында үскән хуш исле мәтрүшкәне җыярга яратам. Быел да  әлеге тәмләткеч күпләп үскән бер аланлыкка тап булгач, клубыбыз мәдәният йортына йөрүче җырчыларым белән шул матур урынга барып, мәтрүшкә бәйрәме үткәрергә дигән фикер туды. Ансамбль оешкач, милли киемнәр тектергән идек, шуларны кидек. Гармунчыбыз да булды. Биектауда яшәүче сеңлемнең улы Самат җәйге ялда авылга кайтты. Ул баянчылар түгәрәгенә йөри, башлангыч дәрәҗәдә булса да берничә татар көен уйный да белә, – диде ул безгә. 

Нәтиҗәдә, әлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял итеп кайта. Пешереп алып барылган милли ризыклар: итле бәлеш, башка камыр ризыклары белән табын коралар, мәтрүшкә салынган тәмле чәй кайнаталар. Табын артында, күмәкләшеп, борынгы милли җырларыбызны башкаралар. Кыш айларында хуш исе белән ямьле җәйне искә алырга ярдәм итүче һәм тәнгә сихәт бирүче мәтрүшкәсен исә өйгә җыя кайталар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев