Югары Кәчи авыл клубында авыл халкын берләштереп, һәркемгә җылылык бүләк иткән бәйрәм узды.
Урам көне бер сулышта үтте.
Табигатькә җыелып, яраткан җырларын җырладылар, шашлыклар кыздырдылар, самовардан чәй эчтеләр — барысы да өйдәгечә, туганнарча. Аннары утырып аралаштылар, тарихлар белән уртаклаштылар.
Нәкъ менә шундый очрашуларда чын туганлык һәм җылылык туа, ул озакка саклана.
Кичне аеруча матур итеп тәмамладылар — клубта 80-еллар дискотекасы узды. Олылар яшьлеккә чумдылар, ә балалар әти-әниләренең ничек күңел ачуын күрделәр.
Нет комментариев