Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы пекарнясы продукциясен башка республика, өлкәләрдә дә яратып алалар

Казанда бер сәүдә үзәгендә кассага чират торганда, алдымдагы бер апа өч кап чәкчәккә акча түли. Кассир: “Өчесе дә сезнекеме?”– ди. Апа кеше исә: “Әйе, бу бит Әлки чәкчәге, бик тәмле. Үземә дә, бүләккә дә алдым”, – диде.

Мине бу җавап шулкадәр тетрәндерде, горурлык хисе биләп алды – зур Казанда Әлкине мактыйлар бит! 
Чәкчәк каплары өстенә “Юхмачы пекарнясы” дигән тамга куелган иде. 

Кассир кыздан исә: “Әлки продукциясен дә сатасыз икән, әйбәт алалармы?” – дип кызыксынам. Ул:

–    Без Юхмачы пекарнясы вәкиле белән күптәннән эшлибез. Аларның тәм-томнарын халык яратып сатып ала. Безнең кибеткә чит ил кешеләре дә еш керә. Бер негр егет миңа “пчела, пчела” дип аңлата. Нәрсә сораганын тиз аңладык: Юхмачы чәкчәге  этикеткасына умарта рәсеме төшерелгән, шуны сорый икән, – ди.

Юхмачы пекарнясының әйбәт кенә эшләп килүе хакында яхшы белә идек инде. Әмма тагын бер вакыйга безне бирегә килергә зур этәргеч ясады. 

Танылган җырчы, якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллинның хатыны Кадрия апа еш кына Мәскәүгә, улы Алмаз янына барып йөри. Ул Мәскәүгә баруында дус-туганнарына күчтәнәчкә Юхмачы чәкчәге алып бара. “Әлки чәкчәге алып килдегезме?” – дип, аны анда каршылыйлар икән. 

Менә без Юхмачы авылы  кырыенда урнашкан пекарняда. Пекарня цехындагы эшләр белән танышканчы, без эшмәкәр Рәфис Ганиуллин белән аның бүлмәсендә сөйләшеп алдык. Гадәттә, җитәкче бүлмәсендә алар алган төрле бүләкләр, грамоталарны күрәсең. Ә Рәфис эш урынында күп кенә пакетларга, капларга тутырылган тәм-томнар өелеп ята. Ул минем сораулы карашымнан аңлап:

–     Төрле предприятиеләрнең матур үрнәкләрен шулай алып кайтып, безгә туры килгәннәрен файдаланабыз, – ди. 

Хәер, бүләкләре дә бу коллективның  байтак. Төрле районнардан, регионнардан, хәтта махсус хәрби операция барган яклардан Рәхмәт хатлары алганнар.

Рәфисне мин күптәннән беләм, ул аралашырга яратса да, эше турында саран сөйләшә.  Әңгәмә  барышында да:  “Монысын язма инде, мактану булыр, моны язма – зарлану кебек чыга”, – дип кабатлый.

Рәфис Ганиуллин районда 20 ел элек эшен башлап җибәрә. Югары Әлморзада туып үскән егет ул елларда Тольятти автозаводының мактаулы белгече була.  Әйбәт хезмәт хакы, дәрәҗәсе бар, гаиләсе җитеш. Әмма күңеле аның һәрвакыт туган ягына тарта. Һәр атнада диярлек  ул авылга кайтып берәр эш майтара. Аның күңелендә йөргән бер хыялы була – ипи пешереп, халыкка сату. Бик бәрәкәтле эш бит – алып-сату түгел, җитештерү, кешеләрне хезмәтле итү. Җитмәсә, уе ипи пешерү кебек четерекле дә, җаваплы да эшкә алыну.

2000 еллар башында бер шәхси эшмәкәр Юхмачыдагы кече  пекарнясын ябарга дип аны сатуга куя. Рәфис тизрәк эшмәкәрдән шуны сатып ала. Үзе Тольяттида яши, пекарнясы монда эшли. Биш ел шулай  ике арада чаба торгач, үзенә Юхмачыда өй салып, күченеп кайтырга була.

–     Минем пекарня арендага алган бинада эшли иде. Берзаман ул бинаны тиз арада бушатырга әйттеләр. Тәүлек әйләнәсе ипи пешерәбез,  бөтен район авылларына диярлек шуны таратабыз. Ничек инде кинәт кенә пекарняда эшне туктатырга? Юхмачыда банкротка чыккан,  инде берничә ел эшләми торган, шактый начар хәлдәге пекарня бинасын сатып алдым. Бу – кышкы айлар, суык. Бина эченә буржуйкалар куеп җылытып, ремонт башладым. Бу пекарняның стенасы гына утырып калды – идән-түбә барысы да яңадан эшләнде, – дип искә алды Рәфис ул елларны.

Бина ремонтлангач, зур электр мичләрен бирегә урнаштырып, авыл халкын бер көнгә дә ипидән өзмичә эшли башлыйлар.

Элек бит юллар да юк иде. УАЗ машиналары белән Юхмачы пекарнясы ерак-ерак авылларга ипи өләшеп йөри. Аның инде юл чыгымнары  аркасында файдасы да калмаган. Ә инде асфальт юллар салгач, бу авылларга ипи өләшергә теләүчеләр күбәя. 

Юхмачыда пешерелгән ипине мин дә, танышларым да яратып алалар. Дөрес, хәзер аларның Базарлы Матак үзәгендәге ипи сату нокталары юк. Әмма берничә кибеттә Юхмачы чәкчәге, бавырсагы гына  сатыла. Шуңа Юхмачы ягына барырга туры килсә, аларның ипи-күмәчен алмый калмыйбыз.

Мин Рәфистән: “Шундый сыйфатлы, тәмле күмәчләр пешерүнең берәр сере бармы?” – дип сорадым.

–    Безнең җитештергән продукцияне ошатсалар гына, икенчегә сатып алалар. Шуңа да һәрчак өйрәнәбез, эшебезне камилләштерергә  тырышабыз. Дөрес, белемле, тәҗрибәле технологлар булса, эшебез күпкә җайлы барыр иде. Без пекарняда табигый продуктлар гына файдаланабыз. Шуңа ризыкларыбыз озак сакланмый, әмма зыянсыз һәм яңа пешкән була, – ди Рәфис.

Бу коллективта берничә дистә ел ипи пешерүче булып хезмәт куйган Нина Спиридонованы бик мактадылар. Нина Николаевна алтын куллы эшчебез, диләр

Рәфис Ганиуллин – бик  үҗәт, максатчан егет. Аның эшчәнлеген нинди генә оешмалар тикшерми бит. Шуңа карамастан ул һаман алга, үсешкә таба бара. Аның эш бүлмәсендә география картасы эленеп тора. Ул шунда кызыл белән күрсәтелгән  флажокларга төртә-төртә:

–     Самара, Ульяновск өлкәсенә, Башкортостанга күп продукция озатабыз. Татарстанда хәйран гына сатыла, – дип күрсәтә. 

–     Шулкадәр юнәлешкә ничек ташып өлгерәсез? –дип кызыксынам. Һәр өлкәдә, зур шәһәрләрдә пекарняның үз вәкиле бар икән, шулар аша продукция сәүдә нокталарына таратыла.

 
–    Кайвакыт безнең этикеткаларда күрсәтелгән телефон номеры белән чит өлкәләрдән шалтыратып, турыдан-туры продукция алмакчы булалар. Мин исә шундагы вәкилнең телефон номерын бирәм, алар аша эшләүләрен сорыйм, – ди эшмәкәр.

Рәфискә бер төркем татарлар Париждан видеохат юллаганнар. “Без бик тәмле Юхмачы чәкчәге белән сыйландык. Француз дусларыбыз аның татлылыгына хәйран калдылар. Рәхмәт шундый тәм-томнар белән шатландырып, туган якларны искә төшергәнегез өчен”, – диелгән анда. 
Әлки чәкчәге, бавырсагы күчтәнәч булып Канадага, Германиягә, Япониягә дә киткән икән. Шунда күрсәтелгән телефон буенча шалтыратып, татлы милли ризыклар җитештерүче коллективка рәхмәтләр әйткәннәр.
Без күп якларга таралган продукция җитештерелгән цехта йөрибез. Һәр җирдә эш кайный, тәртип, чисталык хөкем итә.  Кызлар чәкчәк  өчен камыр хәзерлиләр, икенчеләре аны балга бутый торган зур казаннарга озаталар. Арырак әзер продукцияне матур капларга тутыралар. Ә инде бер бүлмәдә идәннән түшәмгә чаклы  төрле якларга озатыласы продукция өелгән.

–     Кызганыч, безнең бина кысанайды, тагын да  киңәергә җай юк, – ди Рәфис Ганиуллин.

Эшмәкәр районда буш торган  биналарны да карап йөргән, әлегә үзенә туры килә торганын  тапмаган. Бу предприятиенең тагын бер борчуы – эшләүчеләргә кытлык. Биредә бүген утызлап кеше эшли. Аларны ул төрле авыллардан  вахта машинасы белән ташый. Ерактан килеп эшләүчеләр өчен тулай торак төзеп куйган. Якын көннәрдә шунда яшәп-эшләүчеләр дә булачак икән.  Мин Рәфиснең “язарга ярамаган” күп кенә проблемаларын да ишеттем. Ничек бу егет зур шәһәрне ташлап, районга кайтып яши башлады, иң четерекле эшне еллар буе дәвам итәргә үзендә көч-тәвәккәллек тапты икән дип тә уйладым. Хәер, анысына җавап та ишеттем бугай, ул – 7 яшеннән әти-әнисез калган. Алар өчәү була – тагын ике сеңлесе бар.  Ятимнәрне әтисенең  туган апалары Солтания һәм Исламия Ганиуллиналар тәрбияләп үстерәләр. Ә әти-әнине алыштырган бу апалар колхозның иң мактаулы, орден-медальләргә ия булган терлекчеләре була. Шундый тырыш, булдыклы гаиләдә тәрбия алган уңышлы эшмәкәр Рәфис Ганиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев