Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Яхшылык ярминкәсе” үткәрелде
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында авыр язмышлы кешеләр яши.
Алар һәркайсы зур тормыш юлы үткән: кемдер иртә таңнан кичкә кадәр кырда эшләп, авыл-хуҗалыгын күтәргән, икенчеләр юллар һәм йортлар салган, балалар һәм оныкларын үстереп, бертуктамый хезмәт белән яшәгән. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, биредә, янәшәдә якыннары булмаса да, алар үзләрен ялгыз хис итми. Чөнки интернатта алар өчен бар шартлар да тудырылган: бүлмәләр уңайлы, хезмәткәрләр игътибарлы, даими медицина тикшеренүләре үткәрелә, әмма иң мөһиме, биредә – кайгыртучанлык, җылылык.
Менә Юхмачы һәм Югары Әлморза укучылары да интернатта яшәүчеләрнең күңелен күтәрерлек чара әзерләде: әти- әниләр, осталар һәм партнерлар – “Шанкарав” гаилә ансамбле, шулай ук Юхмачы, Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән “Яхшылык бүләк ит!” дип исемләнгән иганәчелек концерты үткәрде. Интернатта яшәүчеләр бар чыгышларны – моңлы җырлаучыларны, биюләрне һәм сәхнәләштерелгән күренешләрне кызыксынып карады. Соңыннан мәктәп укучылары өлкәннәргә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте. Остазлары Роза Кәлимуллина б а л а л а р д а н р ә с е м н ә р н е күңел җылысы биреп ясатуга ирешкән. Бүләкне алганда, әби- бабайларның күзләре яшьләнде һәм открытканы алар саклаячакларын әйтте.
Яхшылык өчен – бергә
– Өлкәннәрне шатландыру фикере укучыларда очраклы гына тумады. Ул Бөтенроссия бәйгесенең беренчел оешмаларда узган финал этабының һәм “Йөрәкләрне кайгыручанлык һәм мәхәббәт белән җылытабыз” социаль әһәмиятле проектының бер өлеше, – дип сөйләде “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге кураторы Анна Вассунова.
Ул бу чараның малай- кызларның үзләре өчен дә гади бер вакыйга гына түгел, ә Халыклар бердәмлеге елы рухына туры килгән яхшылык, шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәткә дәрес булуын ассызыклады.
“Алдынгылар хәрәкәте” активистларының әти-әниләре б е л ә н б е р г ә “ Я х ш ы л ы к ярминкәсе” үткәрүе бәйрәмгә үзенә бер җылылык өстәде. Интернат йортында яшәүчеләр киемнәр һәм беренче кирәкле әйберләрне сайлый алды.
Кунакларны озатканда, башкалар игътибарына һәм кайгыртуына мохтаҗлар укучыларга һәм аларның әти- әниләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде, “Тагын килегез”, – дип, көтәчәкләрен әйтте. Димәк, игелекле эш дәвамлы булачак. Бердәмлек шулай кечкенә гамәлләрдән – ихтыяҗ кичерүчеләргә ярдәм кулы сузудан башлана бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев