Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Сабан туенда әлкилеләр дә катнашты

24 июньдә Татарстан башкаласында татар милли бәйрәме Сабантуй узды.


Бәйрәм зурлап Казанның Киров районындагы Аккош күле янындагы урманлыкта үтте. Анда безнең район вәкилләре дә катнашты. Башка районнар да милли гореф-гадәтләрне чагылдырган мәйданчыклар тәкъдим итте. Әлкилеләр исә татарларның көнкүреше күрсәтелгән агач йорт әзерләгән иде. Кызыклы итеп бизәлгән ишегалларында мастер-класслар уздырылды. 

сабантуй в Казани
Халык иҗатының хәзинәсе ул — милли киемнәр. Монда калфакны аеруча аерып әйтергә кирәк. Сөембикә Хәмитова аны ничек тегүләре, чигешләр төшерелүе турында сөйләде. Бәйрәм кунаклары әлеге баш киемен үзләре теләгәнчә бизи алды. Шулай ук рус, чуаш баш киемнәре ничек ясалуына да мастер-класслар үткәрелде. 

сабантуй в Казани
Һәрбер халыкның үз милли ризыгы. Татарлар яратып әзерләгән шундый тәгамнең берсе — кош теле. Һәрбер хуҗабикә аны үзенчә пешерә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге татлы ризыкны пешерү серләрен аңлатып, мастер-классс үткәрде. Бәйрәм кунаклары аны әзерләүдә катнаша һәм тәмен татып та карый алды. 

сабантуй В Казани
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ильяс Идиятуллинның токарь станогында ясалган шахмат сыннарын, милли баш киемнәре остаханәсен, Нәби Дәүли иҗатын тәкъдим иткән музей экспозициясен карады. Район мәдният бүлеге директоры Рәсимә Гайфуллина сүзләренә караганда, Дәүләт Советы рәисе әлкилеләргә рәхмәт белдереп, аларның бик тә эш сөючән булуларын ассысыклаган. 

сабантуй в Казани
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга районның үзешчән артистлары башкаруында илебез халыкларының җырлары белән тулыландырылган киң колачлы концерт программасын тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев