Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан үзәгендә йорт яна: кешеләрне кунакханәгә күчерәләр (+фото )

Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр бүген 18:50 сәгатьтә керә. Янгын иң югары каттагы фатирдан чыккан. Ялкын фатирда гына чикләнеп калмый, йортның түбәсенә дә "сикерә". Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Янгын урамда хәрәкәт тыгыз вакытта чыкканлыктан, транспорт хәрәкәтен дә чикләргә туры килгән....

Казанның Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр бүген 18:50 сәгатьтә керә. Янгын иң югары каттагы фатирдан чыккан.

Ялкын фатирда гына чикләнеп калмый, йортның түбәсенә дә "сикерә". Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә караганда сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Янгын урамда хәрәкәт тыгыз вакытта чыкканлыктан, транспорт хәрәкәтен дә чикләргә туры килгән. Хәзер йортчыларны вакытлыча урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Мөгаен, аларны кунакханәгә урнаштырып торырлар.

Гомумән алганда, коткаручылар 46 кешене эвакуацияләгән, 156 кеше, аларның 36сы балалар, йорттан үзләре чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр урынына шәһәр мэры Илсур Метшин да килгән.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, кичке сәгать 8дә янгын 150 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән. Янгын белән көрәшкә 84 кеше, 23 берәмлек техника җәлеп ителгән. Әлегә янгынның сүндерелүе турында хәбәр ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев