Быел бәйрәм 27 майда уза
Татарстанда Изге бәйрәмдә корбан хайваннарын чалу өчен 61 мәйданчык җиһазландырыла, шул исәптән 18е – Казанда, дип белдерде республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Ветеринарлар бәйрәм вакытында мәйданчыкларда кизү торачак. Алар аны социаль учреждениеләргә тапшырырга теләүчеләр өчен экспертиза үткәрәчәк һәм кирәкле документларны рәсмиләштерәчәк.
чыганак baltaci.ru
Нет комментариев