Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кошки авыл җирлегендә салым һәм суга түләү буенча бурычлары җыелган

Рус һәм Татар Төгәлбәе, Кошки тораклыкларын берләштергән җирлектә өлкәннәр күп, балалар аз.

Әмма тормыш дәвам итә, тиешле хезмәтләр күрсәтелергә, уңайлылык булдырылырга, чисталык-тәртип урнаштырылырга тиеш. Ә бу мәсьәләләрдә сораулар да туа.

27 гыйнварда Кошки авылы мәдәният йортында район башлыгы Александр Никошин катнашында узган җыенда күп борчулар уртага салып сөйләшенде дә. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Сираҗев чыгышында биредә яшүчеләрдән 85сенең – лаеклы ялда, 142 сенең хезмәткә яраклы булуын, шулардан 19 кешенең эшсез икәнлеген әйтте. Соңгылары хакында җыенда сөйләшү дә булып узды.

–       Кошкида да, Төгәлбәй авылында да эшсезләр бар. Без, сөйләшеп, аларны берничә тапкыр автобус белән “Хузангай” җәмгыятенә дә алып бардык. Әмма эш ул – ял түгел, күпләр кабат өйдә торуны сайлады. Районда эш урыннары бар, үзмәшгуль дә булырга мөмкин. Ферма төзү өчен дәүләттән 1 миллион сум субсидия дә бирелә – теләк кенә кирәк. Буш эш урыннары турында  мәгълүмат алга таба җиткереләчәк, – диде Александр Федорович бу хакта.

Җирлектә җир, милек, транспорт салымы  һәм суга түләү буенча бурычлар да җыелган.

–       Еш кына без су юк дип зарланабыз, аның насосы янып чыга, су башнясын карап тору сорала. Болар барысы да чыгымнар, – диде район башлыгы да, бар түләүләр вакытында күчерелергә тиешлегенә басып ясап.

Җирлек авылларында кибет булмаса да, халыкны азык-төлек белән тәэмин ителә –  атнага ике тапкыр билгеле бер вакытларда автолавка килә. Бу яктан авылдашларына хат ташучы Рушания апа Шакирова да ярдәм итә. Газета-журналларны вакытында ияләренә җиткереп кенә калмый, олы кешеләр сораган кирәк-яракны ала килергә дә авырсынмый.


Ә менә медицина хезмәткәрләре булмау сәбәпле, ФАПлар эшләмәү җирлек башлыгында да, халыкта да борчу тудыра. Җыенда чыгыш ясаган район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина быел да биредә, график булдырылып, эш оештырылачагын вәгъдә итте.
Александр Никошин авыл кешеләренең махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм итүләрен аерым билгеләде.

–       Кирәк-яракны җыюда да сез актив, яшеренү челтәрләрен дә үрәсез, ир-егетләребез өчен моның мөһимлеген аңлыйсыз, рәхмәт сезгә, –  диде.

Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге җирлектә улларын махсус хәрби операциягә озатучы ата-аналар да күп. Шуларның берсе – Сергей Кувшин яу кырында һәлак булган. Җыенда аның әнисенә – Татьяна Кувшинага җирлек башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: Юрий Смирнов, Сардина Котдусова, Гөлфиргать Шәмәрдәнов. Соңгыларының якыннары, бүгенге көндә дә кулларына корал тотып, ил мәнфәгатьләрен яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев