Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лиана Мәрдегалләмова Халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады

Базарлы Матак кызы, бүгенге көндә КФУның Яр Чаллы филиалында икенче елын укучы Лиана Мәрдегалләмова “Россиядә сәнгать атнасы” заманча сәнгатьнең Халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады.

Лиананың “Кояшлы  җил” эше “Авангард рәсем сәнгате” номинациясендә иң яхшысы дип табылды. 

Югары уку йортына укырга кергәнче, ул районның балалар иҗат йортында шөгыльләнгән иде. Бик тә тырыш һәм сәләтле кызның эшләре төрле республика һәм Россия бәйгеләрендә җиңүләр яулады. Узган ел Лиана КФУның “КамАЗ” заводы белән бергә тәкъдим иткән “Татарстанның алдынгы инженер мәктәбе” грантына ия булды. 

Шатлыклы хәбәрләр белән аның остазы һәм район Балалар иҗат йортындагы яраткан рәсем укытучысы Гөлфия Билалова уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев