Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” редакциясе газетасы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады

Бүген район газетасы редакциясе коллективының хисап җыелышы булды. Анда үткән елгы эшебезнең нәтиҗәләре хакында сөйләштек, алга бурычлар билгеләдек.

Газетаның баш редакторы-җитәкчесе Азат Низамиев 2020 елда редакциянең әбүнәчеләр алдындагы бурычларын тулысынча үтәве, планлаштырылган 97 санның да вакытында басылып укучыларга ирешүе хакында әйтеп узды.

Үткән ел редакция өчен дә гадиләрдән булмады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле үзизоляция  чорында бик күп оешма-предприятиеләр үз эшен туктатканда да редакция  гадәти режимда эшләвен дәвам итте. Без бер генә санны да чыгармый калмадык. Газета укучылар катлаулы үзизоляция  көннәрендә “Әлки хәбәрләре”н аеруча көтеп алуларын әйтәләр иде.

2020 ел редакциядә кадрлар алмашу белән дә үзенчәлекле булды. Редактор урынбасары Ләйлә Әхмәтшина һәм компьютер операторы Надия Шәрәпова лаеклы ялга киттеләр. Коллективыбыз иҗади хезмәткәрләр Лия Мәрдегалләмова һәм Айрат Лотфуллин белән тулыланды.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнашты.

  • Электрон басмалар арта барса да, газеталарга ихтыяҗ зур әле. Авыл кешеләре белән аралашу шуны күрсәтә – бездә район газетасының абруе зур, аңа ышаналар, яратып укыйлар. Сезгә алга таба да уңышлы, оператив эшләвегезне, заман белән бергә атлавыгызны, әбүнәчеләрнең өметләрен аклавыгызны телим, – диде Илнур Вәлиевич.

Район матбугатында күпьеллык намуслы хезмәтләре, эшкә җаваплы мөнәсәбәтләре һәм һөнәри казанышлары өчен редакциянең баш бухгалтеры Гөлнур Фәтхетдинова һәм каравылчы Александр Долгушов муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Аларга шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев