Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе сайланды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова сайланды.

Район “Ак калфак” оешмасы соңгы вакытта җитәкчесез калган иде. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге утырышында бүген әлеге мәсьәлә каралды. Анда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Илһамия Әбҗәббарованың югары оештыру сәләтенә ия, милләт җанлы, тынгысыз җитәкче булуын ассызыкладылар һәм аңа бу җаваплы вазыйфаны ышанып тапшырырга дигән бердәм карарга килделәр. “Ак калфак” оешмасының активы да сайланды. Киләсе утырышта аккалфаклылар алдагы елга эш планы кабул итәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев