Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Автомобильне урладылар дип ялган күрсәтмә биргән егеткә суд хөкем карары чыгарды

Район прокуратурасы Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче 22 яшьлек Владислав Красновка карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Үз файдалары өчен кайберәүләр нинди генә алдау юлына басмыйлар, хәтта закон бозудан да тайчанмыйлар. Бу очракта да шулай була. Владислав Краснов полиция хезмәткәрләрен ялгыш юлга кертү өчен ялган гариза яза. Анда ул үз автомобиленең Лилиан Гасанова тарафыннан урлануы хакында хәбәр итә. Шул ук гаризада  егет Лилиан Гасанованың мошенниклык юлы белән  әлеге автомобильне үзенең кызы исеменә теркәве, шул рәвешле аңа, ягъни В.Красновка, 700 мең сум зыян китерүе хакында әйтә.

Ә бит ул боларны  күрәләтә ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән була торып, үзе җиткергән мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен, LADA GAB 110 LADA XRAY автомобиленең чынлыкта Ләйлә Гасанова милке булуын бик яхшы белеп эшли. Чөнки асылда Владислав Краснов 2019 елның 3 апрелендә төзелгән сату-алу килешүе нигезендә үзенең автомобилен 500 мең сумга Ләйлә Гасановага саткан була.

Әлеге гамәле өчен Владислав Краснов суд каршына басты. Монда ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 50 мең сум күләмендә штраф салырга дигән карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев