Әлки районы Карамалы авылында гомер итүче Җәмилә Минһаҗеваны ялгыз апа дип буламы?
Карамалының иң хөрмәтле һәм иң шат күңелле әбисе Җәмилә Минһаҗевага октябрь башында 80 яшь тула. Математика белән дус укучыбыз тиз генә санап чыгаргандыр: әйе, Җәмилә әби сугыш башланган 41 нче елның көзендә дөньяга килгән. Әтисе Галимҗан, яшь хатынын кысып кочаклап: “Кем генә туса да, миннән балабызга сәлам әйт!” дип пышылдаган. Бу сүзләре фронтка киткән ирнең васыяте булган икән – кызын күрергә, иркәләп сөяргә язмаган була аңа...
...Җәмилә әбинең кулында күбәләк канатыдай нечкәргән, еллар сарысы иңгән, гарәп хәрефләре белән язылган хат. Әтисенең хаты, кызына сәламы...
–Әнкәй мине ялгызы үстерде, башка кияүгә чыкмады. Колхозда иртәдән кичкә чаклы эшли иде. Өстемнән бикләп китә. Кемгә калдырсын? Ул вакытта бөтен халык эштә бит. Үзем дә җиденче классны бетергәч фермага эшкә килдем,–дип ятимлектә үткән балачагын исенә төшерә Җәмилә әби.
Ул елларда колхоз-совхозларда ничек эшләгәнне сөйләсәң, бүгенге яшьләр ышанмас та иде. Уналтысы да тулмаган яшь кыз егерме ике сыерны берүзе кул белән сава, су ташып эчерә, ашата... Сөттән бушаган флягаларны күлгә алып барып юалар. Фермада иртәнге смена дүртенче яртыда (!) башлана, көненә өч тапкыр барырга кирәк колхоз сыерлары янына.
Хәер, Җәмилә апа истәлекләрен авыр көрсенеп түгел, елмая-көлә актара.
–Яшь идек бит, аруны белми идек. Иртән сыерларны савып, сөтен тапшыргач, йөгерә-йөгерә кайтып, үзебезнең сыерны да көтүгә куарга өлгерә идем,–ди ул.
Әйе шул, яшь чак, көч-дәрт тулып торган чак. Авыл клубына “танцыга” йөгергән, егетләр – кызларны, кызлар егетләрне күзләгән чак. Ут чаткысы кебек җитез, биюгә-җырга оста кызны әлерәк кенә өч ел Польшада хезмәт итеп кайткан чибәр дә, гаярь дә Галимҗан күреп ала. Һәм гашыйк та булып куя. Кыз кайда, егет шунда, янына беркемне китерми, килгәннәрне сугып кына ега!
–Без аның белән өч ел дуслашып йөрдек, 1963 елда өйләнештек. Әйбәт яшәдек. Бик көчле дә, эшчән дә иде Галимҗаным. Көнләмәдеме, дисең... Булгалады инде. Мин бит җырлый идем. Мәҗлесләрдә сорап җырлаталар, ирем сүз әйтми. Ә өйгә кайткач буран куптарып ала, берне ямап куярга да күп сорамый иде, –дип кетер-кетер көлә әбекәй.
... Яшь гаилә читкә китеп яшәп карый, әмма икесе дә туган авылларын өзелеп сагынганга, кире кайтырга булалар. Осиновада яшәгән ике ел вакыт турында кызык кына истәлеге сакланган әбинең. Ул “Майский” яшелчә совхозында эшләп, кыска гына вакытта алдынгылыкны ала. Бу турыда “Зеленодольская правда” газетасында язып чыгалар. Рәсемен дә бастыралар – яшь кыз түтәлдән кыяр җыя. Әнә шул газетаны үзе белән алып та кайткан, хәзергә кадәр саклаган да икән бит ул!
Шактый вакыт бергә яшәгәч кенә Җәмилә авырга кала. Чиксез шатлык, бәхет! Ләкин көткән бәхет кайгыга әйләнә шул: биш килодан артык авырлыктагы баланы, әнисе үзе бәбили алмагач, табиблар тартып алалар. Мөгаен, нәрсәнедер тиешенчә эшләмиләр – сабый үле туа...
–Улымны күрми калдым, кулларыма алып сөяргә дә өлгермәдем... Мин рәтләнеп бүлнистән кайтканда аны җирләп тә куйганнар иде,–дип көрсенә Җәмилә әби, бала югалту кайгысын тагын бер кичереп.
Шуннан кабат балага узмый ул. Үзе дә әнисенең бердәнбере, сабые да юк. 2008 елда ире дә вафат була... “Ялгызак мин”, –ди әбекәй. Әмма мин аңа каршы төшәм:
–Алай дип булмыйдыр, гел кеше арасында бит син...
–Әйе шул, Аллага шөкер, авылдашларым ярата мине, хәлемне белеп торалар. Иремнең туганнары, аларның оныклары һич онытмыйлар, кереп-чыгып йөриләр,–дип ризалаша ул. Ә аңа төрлечә ярдәм итеп торучы, мин килгәндә дә янында булган социаль хезмәткәр Әлфирә Әһлетдинова (ялгыз авылдашын җиде ел карый инде ул) болай дип өстәп куя:
–Җәмилә апа үзе булыша әле оныкларына. Пенсия акчасыннан да өлеш чыгара, бала-чагага дип кесәсендә конфеты да гел бар. Җәен бит авыл бала-чага белән тула. Күңеле киң, теле тәмле апабызның, аны барыбыз да яратабыз.
Әбинең тагын бер кунагы – авыл клубы мөдире Рамил Хәсәншин да мактап туймый аны.
–Концертларда катнашмый калмый Җәмилә апа. Чын артист бит ул, җырлый да, кирәк икән, тыпырдап биеп тә китә. “Үтте дә китте яшьлегем”,– дип җырлап җибәрсә, тамашачы тынын кысып тыңлап утыра үзен,–ди ул.
Менә шулай колхозда эшләп, сәхнәдә җырлап бик тиз үтеп киткән яшьлек еллары. Ул хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек. Гомер буе макталган, бүләкләнеп килгән. Әнә, идәненә җәелгән палас-келәмнәр дә тырыш хезмәте өчен бирелгән икән бит.
–Пенсиям бик яхшы чыкты. Бездә берара директор булып Хәлим Сафин эшләде. Хезмәт кешесен күрә, кадерли белә иде ул. “Сафин килгәч, акча күрдек”,–диеште карамалылар ул елларда. Рәхмәт аңа, ветеран да “ясатты”, хезмәт хакым күп булгач, пенсияне дә шәп алам,–дип сүзен дәвам итә әбекәй.
...Бүген Җәмилә әби җылы, иркен өендә бик рәхәтләнеп гомер кичерә. Намаз укый, ураза тота. “Кулга калып ятырга язмасын, җиңел сырхау, тиз үлем бирсен иде Аллаһым”,–дип эчкерсез теләкләрен күкләргә юллый. Һәм... җырлаудан туктамый!
–Җәмилә апа, безгә дә берне җырла әле!–дигән үтенечемә ялындырып тормады, бүлмә уртасына басты, беравык тынып торды да: “Үтте дә китте яшьлегем!” –дип сузып җибәрде. Тын да алмый, сокланып тыңладык үзен. Собеханалла, күз тимәсен сиңа, Җәмилә әбекәй!
(Җәмилә әбинең җырлавын безнең сайтта тыңлагыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев