1 октябрь 2021 яңалыклары
-
Әлки районында бәйрәм ярминкәсе
Бүген, 1 октябрьдә, Базарлы Матак үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе үткәрелә.
-
Әлки районы Югары Кәчи авылында гомер итүче Михаил Толстов “Әлки хәбәрләре”дә чыккан бер язманы саклап тота, еламыйча укый да алмый
Югары Кәчи авылының башында ук бирегә килүчеләрне челтәрле тәрәзә йөзлекләре, сырлап эшләгән баскыч төбе белән бик матур өй каршылый. Халык белми генә баскычсыз өй канатсыз кош ул, димәгән, йортның шушы кечкенә генә өлешендә ниндидер сөйкемлелек, гадилек, күңел җылысы бар. Яратып үстергән бакчалы, алмагачлы шушы әкияти өйдә Михаил Яковлевич һәм Елена Николаевна Толстовлар гомер итә. Бүгенге хикәябез алар турында.
-
Әлки районы Карамалы авылында гомер итүче Җәмилә Минһаҗеваны ялгыз апа дип буламы?
Карамалының иң хөрмәтле һәм иң шат күңелле әбисе Җәмилә Минһаҗевага октябрь башында 80 яшь тула. Математика белән дус укучыбыз тиз генә санап чыгаргандыр: әйе, Җәмилә әби сугыш башланган 41 нче елның көзендә дөньяга килгән. Әтисе Галимҗан, яшь хатынын кысып кочаклап: “Кем генә туса да, миннән балабызга сәлам әйт!” дип пышылдаган. Бу сүзләре фронтка киткән ирнең васыяте булган икән – кызын күрергә, иркәләп сөяргә язмаган була аңа...
-
Әлки районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин Өлкәннәр көне белән котлый
Ветеран-пенсионерларның җирле иҗтимагый оешмасы олы яшьтәге әлкилеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән кайнар котлый.
-
Әлки батыры турында журналда язганнар
"История одной жизни" журналында Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвәлиев турында язылган.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлый
Хөрмәтле әлкилеләр!