Әлки районы Югары Кәчи авылында гомер итүче Михаил Толстов “Әлки хәбәрләре”дә чыккан бер язманы саклап тота, еламыйча укый да алмый
Югары Кәчи авылының башында ук бирегә килүчеләрне челтәрле тәрәзә йөзлекләре, сырлап эшләгән баскыч төбе белән бик матур өй каршылый. Халык белми генә баскычсыз өй канатсыз кош ул, димәгән, йортның шушы кечкенә генә өлешендә ниндидер сөйкемлелек, гадилек, күңел җылысы бар. Яратып үстергән бакчалы, алмагачлы шушы әкияти өйдә Михаил Яковлевич һәм Елена Николаевна Толстовлар гомер итә. Бүгенге хикәябез алар турында.
Михаил Яковлевич гомер буе баш зоотехник булып эшләгән. Үзләрендәге “Чирмешән” колхозында да, күрше “Правда”да, ә хуҗалыклар эреләндерелгәч, “Колчурино”да да хезмәт куйган ул. Армиягә киткәнче үк Минзәлә совхоз-техникумында белгечлек алган һәм шушы һөнәренә гомере буе тугрылык саклаган.
–Яшермим, заманалар авыр иде. Хәзер инде еракта калган 1976 елда “Правда” совхозының дуңгызчылык фермасында азык бетте. Күңеле әрнесә дә, хуҗалык директоры Хәмит Шәрипов 35-40 килолы дуңгызларны суйдыртты. Нишлисең, районнан шундый әмер килде,–дип минем әңгәмәдәшем әлегәчә җанын тырнап торган хәтирәләре белән уртаклашты.
Аңлашыла инде, бу очракны ул беркайчан оныта алмаячак. Чөнки Михаил Яковлевич уртак эш өчен янып торган, һәр бозау, һәр дуңгыз баласы өчен кайгырган. Зоотехник терлекләрне ашату, карау, алар өчен азык рационы төзү буенча җаваплы. Ә менә малларны бөтенләй дә ашатырга әйбер булмаса?
Ярар инде... Заманаларның төрлесе булган – уңыш мулданнары да, кырларның бөтенләй бөртек бирмәгән еллары да. Иң мөһиме, безнең героебыз намусына тугры булып эшләгән, хезмәтенә җаваплы караган, яшь терлекләр үлмәсен өчен үзеннән торганның барысын да үтәгән ул. Үгезләр артымы зур булганда, сыерлардан күп сөт алганда сөенгән. Сүз уңаеннан савым турында әйтеп үтик. Ул елларда һәр сыердан 8 литр сөт савып алу югары күрсәткеч, хәтта ки үзенә күрә рекорд саналган.
Бүгенге күзлектән караганда, әйе, бик аз бу. Ә ул елларда бестужев токымлы сыерлар иң яхшылардан саналган. “Чирмешән”гә хәтта тәҗрибә уртаклашырга килә булганнар. Ә алдынгы савымчы Ольга Евстафьеваның төркемендәге сыерлар санын, ышанмыйча, партиянең район комитеты беренче секретаре Нәҗип Бакиров шәхсән үзе килеп санап киткән һәм җыелыш саен савымчыны да, зоотехникны да мактый булган.
Михаил Яковлевичның тормыш иптәше дә савымчы булып эшләгән. Шуңадыр, ул бу хезмәтнең никадәр авыр икәнен аңлаган, савымчыларны хөрмәт иткән.
–Леночкага әле генә 18 яшь тулган иде. Мин үҗәтлек күрсәттем, шундый матур кызның башкага яр булуыннан курыктым һәм аның әтиләрен кызларын миңа бирергә ризалаштырдым. Лена бит әле бөтен авылга танылган чигүче иде, аның чуаш бизәкләре төшергән сөлгеләрен әле дә сандыгыбызда истәлек итеп саклыйбыз,–дип сөйләде сөйкемле әңгәмәдәшем үзенең өйләнү тарихын. Ә кулларында хатынының зурайткан фоторәсемнәре. Карагыз әле, нинди матур бит, диюе инде үзенчә. Кызганычка каршы, хуҗабикә без барганда өйдә түгел, сәламәтлеген тикшертү өчен район үзәгенә киткән иде.
Хәер, яше инде шактый булуга карамастан, Елена Николаевнаның бик уңган хатын икәнлеге болай да күренеп тора. Өйләрендә тузан бөртеге күрмәссең, һәр әйбернең үз урыны бар, бүлмәләрдә чиста, җылы, рәхәт. Толстовларның зур өйләренең берничә бүлмәсендә иконалы почмаклар бар икән, алар үтә күренмәле пәрдәләр белән каплап куелган.
–Николай Угодникны күңелебезгә якын күрәбез. Ә бусы бәбие Христос белән Ходай Анасы,–дип кунак бүлмәсендәге иконостас хакында тәфсилләп сөйләде Михаил Яковлевич. Күренеп тора, гаилә бик дини, шәфкатьле.
Бу өйдә тагын мич тә бар, әле генә агартылган. Әйтерсең, матурлык өчен, истәлеккә дип калдырылган. Соң, өйгә газ ягулыгы кергән бит. Юк менә! Мич чып-чын, әкияттән түгел.
–Минем Леночкам мичтә көн аралаш икмәк пешерә, ә бәйрәмнәргә хупла, чегет әзерли,–дип хатынын мактый-мактый ап-ак икмәктән зур кисәк кисеп алды Михаил Яковлевич. Чынлап та, ипи шундый тәмле, хуш исле! Күренеп тора, утын мичендә пешкән.
Менә шундый дус-тату пенсионерлар гаиләсе яши Югары Кәчидә. Гаилә башлыгына 80 яшь тулган, хатыны азга гына яшьрәк. Бергәләп дүрт бала табып үстергәннәр.
–Витябыз Чабаксарда шофер. Надя белән Света Мәләкәстә заводта эшлиләр. Ә улым Владимир Хурада күпере янында булган авариядә япь-яшь килеш үлеп китте. Машина йөртүче исән калды, ә улым юк инде,–дип күңелендә әле дә төзәлмәгән яраларны борчып сөйләде миңа өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем. Аннары кинәт кенә тынып калды, катыргы тартмага сакларга дип салып куелган, вакытлар үтүдән саргаерга өлгергән район газетасын алып миңа сузды:
–Укый башласам елыйм, сез укыгыз әле...
Оля һәм Юля Толстовалар фамилиясе белән чыккан зур булмаган мәкаләдә тулы бер тормыш чагылыш тапкан. Анда кызлар әтиләре үлгәннән соң ятим калулары, әби белән бабайларының аларны үзләренә алулары, ата-ана җылысы, игътибар белән җаннарын эретүләре турында язганнар.
Хәзер инде әтиләре үлгәндә өч һәм дүрт яшьтә калган кызлар үсеп җиткән, техникумнарны кызыл диплом белән тәмамлаганнар. Ольга югары икътисади белем ала, ә Юлия Ульяновск медицина институтында укый, табибә булачак.
Без шулай эчкерсез сөйләшеп утырганда өйгә олы яшьтәге хатын-кыз килеп керде. Ул елмаеп безгә якын гына урындыкка утырды һәм игътибар белән тыңлый башлады. Юк, ялгышканмын икән бит...
–Шурабыз чукрак безнең, балачагыннан шундый. Бездә яши, җәен үз өенә кунарга кайта, кышын җибәрмибез. Бөтенләй картайды инде. Үзенә чәй дә кайната алмый, без карыйбыз аны,–дип сөйләп аңлатты Михаил Яковлевич хатынының 85 яшьлек апасының үз-үзен тотышын. Бу сүзләрдә бернинди киная, авырлыктан зарлану ишетмәдем, ә бит үзләре дә яшь түгел. Күзләрендә бары кайгырту, кызгану, эчкерсез мәрхәмәт кенә күрдем.
Әңгәмәдәшем аз сүзле, бик тыйнак, итәгатьле кеше икән, ярты гына сүз белән дә тормышыннан зарланмады. Бары бүлмә стеналарына обойлар ябыштырган киявен, бәрәңге утыртырга кайткан балаларын мактады, унбер оныгының уңышлары хакында сөйләде, зур горурлык белән дүрт оныкчыгы бар икәнен хәбәр итте. Инде тормыштан киткән хезмәттәшләрен, социалистик ярыш җиңүчесе савымчы Людмила Гаврилованы, бик күп тырыш, эшчән авылдашларын эчкерсез ярату белән телгә алды ул.
Дәүләт бүләкләрегез бармы соң, дигән сорауга яшереп тормады, юк, дип җавап бирде. Күрсәткечләре лаеклы булмаганга түгел, заманында “Чирмешән” бөтен районга шаулаган бит. Үзенең артык тыйнак булуы сәбәп.
–Бервакыт мине дә, хатынымны да Ленинның 100 еллыгы уңаеннан бүләкләүгә тәкъдим ителүчеләр исемлегенә керткән иделәр. Мин үзебезне сызып аттым да, башка фамилияләрне язып куйдым. Ничектер, намусым кушмады. Ә хәзер уйлыйм: дөрес эшләмәгәнмен бит, хатынымны булса да калдырырга иде. Ул савымчы булып 40 ел эшләде, гел макталып килде, район үзәгендәге Мактау тактасында аның рәсемен әллә ничә тапкыр элеп тордылар. Хәзер менә ташламаларның да кирәге чыгар иде. Әмма без зарланмыйбыз. Ходайга шөкер, бөтен әйберебез бар, тынычлык кына кирәк. сугышлар, бәла-казалар булмасын иде,–диде безнең белән хушлашканда сөйкемле бабаебыз. Дөрес әйтә, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев