Әлки районы кино учреждениесе – республикада өченче урында
Узып баручы ел йомгаклары буенча район кино учреждениесе “Иң яхшы муниципаль цифрлы кино залы” номинациясендә республикада өченче урын алды.
Оешма “Татаркино” Дипломы, ә аның җитәкчесе Гөлгенә Җәббарова Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ел башыннан бирле район кино учреждениесе 1803 сеанс күрсәткән, аларны 7944 тамашачы караган. Кино хезмәте күрсәтүдән 477 мең 330 сум акча кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев