Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Кошки авылында яшәүче савымчы, хезмәт ветеранын Россия Президенты котлады

Кошки авылында туып, гомере буе шунда яшәгән Клавдия Леушкина өчен Әниләр көне аеруча истәлекле булды. Шул көнне – 24 ноябрьдә ул 90 яшен тутырды һәм ил, район җитәкчеләреннән котлаулар кабул итте.

40 ел сыер сауган

Клавдия Павловнаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтка киткәч, ул мәктәптә укуын ташлап колхоз эшенә чыга. Олылар белән беррәтттән басуда, ындыр табагында эшли.

40 елдан артык савымчы хезмәте башкарып лаеклы ялга чыккан Клавдия Леушкина. Ире белән ике ул үстергәннәр. Хәзер әбекәй балалары, киленнәре, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Хезмәт ветераны, мактаулы савымчыны юбилее белән тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путин котлау телеграммасы юллаган. Аны юбилярның өенә барып район башлыгы Александр Никошин тапшырды. Ул Клавдия Леушкинага гомере буе районда фидакарь хезмәт иткәне өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, юбилее  һәм Әниләр көне белән тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев