Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Товар сатып алганда чегын алырга онытма, дип искәртә Роспотребнадзор белгече

“Һәркем кулланучы буларак үзенең хокукларын белергә һәм аларны якларга өйрәнергә тиеш”,–ди Роспотребнадзор Татарстан идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов.

Һәр елны ноябрь аенда Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасы билгеләп үтелә. Әлеге даталарның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү. Бу җәһәттән сыйфат мәсьәләсенә багышланган төрле чаралар үткәрелә.

Сыйфат атнасы барышында Алмас Абзалов райондагы күп кибетләрдә, кафеларда, даруханәләрдә хезмәткәрләр һәм кулланучылар белән очрашулар, әңгәмәләр оештырды. Анда ул әлкилеләргә үз хокукларыңны яклау буенча киңәшләр, сорауларга җаваплар бирде.

–“Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны өйрәнергә, әйбер сатып алганда бик игътибарлы булырга, үзеңнең хокукларыңны яклаудан курыкмаска кирәк,–ди белгеч.

Әйтик, товар сатып алганда аны тикшереп карарга, файдалану срогы узмаганмы икәнлегенә әһәмият бирергә, һичшиксез товар чегын алырга һәм аны сакларга кирәк. Сатып алган  товар сыйфатсыз булган очракта Роспотребнадзор белгече кибеткә дәгъва  белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Гаеп сәүдә ноктасында икән, ул 14 көн эчендә кимчелекне төзәтергә тиеш. Моны эшләмәсә, кулланучы Роспотребнадзор бүлегенә яисә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Хәер, үзенең абруе  турында кайгырткан кибет, хезмәт күрсәтүче оешма эшне зурга җибәрмичә хәлне төзәтергә тырыша.

–Кулланучы дәгъвасы буенча кибет сыйфатсыз товарга экспертиза үткәрә ала. Моны ул үз хисабына эшли. Әйтик,  кесә телефоны сатып алдыгыз һәм ул берничә көннән сафтан чыкты ди. Экспертиза телефонның сатылганда ук кимчелекле булуын ачыкласа, кибет аны сыйфатлыга алыштырырга я булмаса акчасын кире кайтарырга тиеш. Ә инде телефонның  сезнең  саксызлык аркасында ватылуы беленсә, кем әйтмешли, үзегезгә үпкәлисез,–ди белгеч.

Алмас Абзалов кибет киштәләрендә табигый һәм ясалма чималдан эшләнгән сөт ризыкларының аерым урнаштырылырга һәм бу хакта сатып алучыларга күрсәтелгән булырга тиешлегенә дә игътибарны юнәлтте. Бу мәсьәлә шулай ук Роспотребнадзор белгечләренең игътибар үзәгендә.

–Сыйфатлы хезмәт күрсәтү кулланучыларга карата игътибарлы, ягымлы, илтифатлы мөнәсәбәттә булуны да үз эченә ала. Гомумән, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр дә, кулланучылар да бер-берсенә хөрмәт белән карау, культуралы булу зарурлыгын истән чыгармасын иде,–ди Алмас Фәйзрахманович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев