Әлки районы ватерполчылары Түбән Новгородта җиңделәр
Яңалыклар

Әлки районы ватерполчылары Түбән Новгородта җиңделәр

Ватерпол буенча малайлар командасы бу көннәрдә Россия чемпионатының беренче лигасы кысаларында Түбән Новгород командасын 12:8 исәбе белән җиңделәр.

Тренер Александр Георгадзе әйтүенчә, малайлар командасы соңгы вакытта бик уңышлы чыгыш ясый. Яшь спортчылар беренче турны үтеп, инде икенче турда да һич сынатмыйлар. Ә 7 декабрьдә ватерпол буенча кызлар командасы Санкт-Петербургта үтәчәк югары лига ярышларында Татарстан республикасы исеменнән чыгыш ясарга әзерләнә. Аларга уңышлар телибез.


Нет комментариев