Узган атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 38 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.
Бер адәм исерек көе автомобиль белән идарә иткәндә туктатылган. Үзен һәм юлдагыларны куркыныч астына куйган әлеге кешегә кимендә ел ярымга руль артына утыру тыела. Шуның өстенә ул әле 30 мең сум күләмендә административ штрафка да тартылачак.
Нет комментариев