Әлки районында этләргә һәм мәчеләргә прививка бушлай ясыйлар
Татарстанда хайваннарны котыру чиреннән саклау ункөнлеге үткәрелә. Ул 27 сентябрьгә чаклы дәвам итә.
Ункөнлек кысаларында район ветеринарлары этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы прививка ясатырга киңәш итәләр. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Вакциналау өчен эт я мәчене ветеринария пунктына алып килергә, андый мөмкинлек юк икән, белгечне өйгә чакырырга була.
Район баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин котыру чиренең гаять куркыныч булуын кисәтә. “Чир авыру хайванның селәгәе аша да йога. Шуңа күрә, әгәр шикле хайваннар тешләсә, өйдә дәваланып вакыт уздырырга ярамый, кичекмичә табибка күренегез”,-ди белгеч.
Хайваннар арасында котыру чире бигрәк тә көзге һәм кышкы-язгы чорда күп тарала икән. Бу елның 8 аенда Татарстанда 13 очрак теркәлгән. Котыру чиренең таралуына юл куймас өчен безнең районда 1842 этне, 2068 песине вакциналаганнар. Сарык һәм атларга прививка көтү чоры тәмамлангач ясалачак.
Кыргый җанварларны да онытмаганнар белгечләр – быел 42 мең доза вакцина таратылган. “Саклык чаралары бушка китми – соңгы тапкыр котыру чире районда 2015 елда теркәлгән иде”,–ди Камил Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев