Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров халыкны кабул итте

Әлкилеләрне шәхси сораулары белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров кабул итте.

Әлеге чара “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә узды. Депутатка биш кеше мөрәҗәгать итте. Беренчеләрдән булып  үзенең гозерен Базарлы Матакта яшәүче Халисә Шиһапова җиткерде. Аңа 5 яшь вакытта  әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Халисә апа депутаттан үзенә сугыш чоры баласы статусын бирүдә ярдәм итүен  сорады.

Александр Чубаровка шулай ук җир кишәрлеген рәсмиләштерү турында һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат һәркемне игътибар белән тыңлады, гозерләренең хәл итү өчен тиешле органнарга җиткереләчәген әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев