“Алексеевскдорстрой”ның район участогы егетләре автомобиль трассалары аша салынган су торбаларын бу атна ахырына чаклы кардан-боздан чистартып бетерергә җыеналар.
Район юл төзүчеләре алдында 466 шундый су агу торбасын чистарту бурычы тора иде. Шуның 300 гә якынын инде кар-боздан һәм чүп-чардан чистартып, язгы сулар агуга әзерләгәннәр. Юл аша салынган әлеге су боҗраларын чистартуда ике экскаватор, ике төрттергечле К-701 тракторы һәм кул эш кораллары белән ике бригада эшчеләре хезмәт куя.
Ә урам юлларындагы торбаларны (алар бигрәк тә Базарлы Матакта күп) һәр йорт хуҗасы үз өе каршындагын чистартырга тиеш. Язгы сулар зыян салмасын өчен бу эшне җиренә җиткереп башкару зарур.
Нет комментариев