Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр, мәҗлесләр үткәрмәгез, үзегез дә кунакка йөрмәгез

Иске Салманда  узган җыенда шушы авылның фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Гомәрова, авылдашларына мөрәҗәгать итеп, болай дигән иде:

 

–Ковид белән бәйле вәзгыять бик катлаулы. Шуңа күрә мәҗлесләр үткәрмәгез. Андый җиргә чакыручы булса, үзегез дә бармаска тырышыгыз. Чөнки күп кеше җыелган урыннарда вируслы авырудан саклану мөмкин түгел. Ул кешедән-кешегә йога. Азык-төлек алырга дип кибеткә барсагыз да кешеләр белән сөйләшеп тормагыз, кирәк әйберегезне алыгыз да, өйләрегезгә кайтырга ашыгыгыз. Авырыйсыгыз килмәсә, кунакка йөрүдән тыелып торырга кирәк.

Әйе,  коронавирус белән бәйле вәзгыйтьтә туганнарың, якыннарың белән дә телефон аша гына аралашып тору дөресрәк булыр. Мәкерле чир белән авыручылар саны Татарстанда да, районда да берничә мәртәбә артты.

Коронавирус чиренә каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина яңарак кына Иске Салманнан үпкәсенең 75 проценты йогышлы авырудан зыян күргән бер ир-атны Чистай госпиталенә озатуларын хәбәр итте. Хәзерге вакытта район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә 12 кеше дәвалана. Аларның икесе балалар. Баш табиб әйтүенчә, соңгы көннәрдә чирләп поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр гаять арткан. Табиблар көнгә 70-80 кешене кабул итәләр икән.

Районда тулысы белән диярлек авыручы коллективлар бар. Шунысы бераз тынычландыра: эшләүчеләрнең күбесе ковидтан прививка ясатканга чирне җиңелерәк кичерәләр.

Район башлыгы Александр Никошин хезмәт урыннарының барысында да Роспотребнадзор таләпләре катгый үтәлсен, дигән күрсәтмә бирде.  Мәктәпләр, балалар бакчаларының, офисларның ишек төбендә керүчеләрнең тән температурасын үлчәү тәртибе сакланырга тиеш. Битлек кию, кулларны еш юу, бүлмәләрне җилләтү һәм антисептиклар кулланып җыештырып тору, күп кеше булган җирдә социаль дистанцияне саклау тормышыбызда төп кагыйдәләр булып кала әлегә.

Узган шимбәдә Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук омикрон штаммы йоктырып авыручылар санының кинәт артуын әйтеп узды. Чир өлкәннәр арасында гына түгел, балалар арасында да тиз тарала, диде ул. Шулай да мәктәпләрдә укытуны дистанцион рәвешкә күчерү планнары әлегә юк. “Мәктәпләр эшләргә тиеш, әмма аларда Роспотребнадзор таләпләрен төгәл үтәү мөһим”,–диде Президент.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева әйтүенә караганда, Базарлы Матак мәктәбендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, Түбән Әлки мәктәбендә авыручы укучылар күп икән. Башка уку йортларында әлегә хәл бераз ансатрак.

Үсмерләрне прививкалау максатында балалар өчен вакцина безнең районга да кайтарылган. Табиблар бу атнада мәктәптә укучыларга прививка ясый башлыйлар. Әти-әниләре гаризалары нигезендә 12-15 яшьтәге үсмерләр вакциналана. Ә 15 яшьтән 17 яшькәчә укучылар прививканы үз ризалыклары белән кадата алалар. Шулай да мондый очракларда үсмерне вакциналау аның әти-әнисе белән килешеп үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев