Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр референдумда үзара салымны хуплады

Якшәмбе көнне Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум булды.

Тавыш бирүчеләр исемлекләренә 4764 кеше кертелгән иде. Аларның 69,82 проценты тавыш бирүдә катнашты.

Катнашучыларның 71,68 проценты “2020 елда Базарлы Матак җирлегендә теркәлгән балигъ булган һәр кешедән 540 сум күләмендә үзара салым кертүгә сез ризамы?” дигән сорауга “Әйе” дип җавап биргән. 28,26 проценты исә ризасызлыгын белдергән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, референдумда тавыш бирү  тыныч узган, закон бозу очраклары булмаган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев